|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2024 Фаҗига
Мотоблок арбасында 4 бала булганМәләвез районара прокуратурасы районара прокуратурасы җирле кешегә карата «башка төрле механик транспорт чарасы белән идарә итүче затның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы, саксызлык аркасында кешенең үлеменә һәм транспорт чаралары белән идарә итәргә хокукы булмаган затның кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүе» маддәсе буенча җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Башкортстан прокуратурасы хәбәр итүенчә, 2023 елның июнь аенда мотоцикл белән идарә итәргә хокукы булмаган ир, Җиргән авылы урамы буйлап хәрәкәт итеп, рөхсәт ителгән тизлекне арттырган һәм прицеп тактырган мотоблок белән бәрелешә. Мотоблок арбасында дүрт бала булган.
Авариядә алган тән җәрәхәтләреннән мотоблок водителе һәлак булган, бер балигъ булмаган пассажирның сәламәтлегенә авыр зыян килгән.
Гаепләнүче гаебен танымаган. Җинаять эше Мәләвез район судына арытаба тикшерү өчен юнәлтелгән.
Мотоблок арбасына балаларны утырткан картәти кеше аларны якындагы сулыкка су коенырга алып барган. Имгәнүчеләр арасында аның ике оныгы һәм ике күрше малайлары булган. Кызганыч, бу хәл фаҗига белән тәмамланган.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|