поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.03.2024 Язмыш

Наҗия әби: «Олы улым ялгышып та шалтыратмый. Минекен дә алмый әле ул…»

Наҗия әби тәрәзә араларына чүпрәк-чапрак кыстырып йөри. Үзе тып-тыныч тавыш белән сөйләнә: – И-и, карт кешенең җүне юк шул инде аның. Җүне булса, эш эшләтерләр иде карт кешедән. Менә икенче көн инде аның белән икәүләп кинәт кенә суык белән куырырга керешкән көннәргә яраклашып яткан мәлебез.

Тышта термометр утыздан артыкны күрсәтә. Өстәвенә төньяктан искән җил җелегеңә үтә.

– Әле дә ярый, утын ярып мич ягасы түгел, Алланың рәхмәте. Андый вакытлар да бар иде бит. Әбинең өстендә сырган бишмәт, аягында киез итек, башта җылы шәлъяулык. Мин дә шул чамарак киенгән. Бишмәт урынына йон свитер өстеннән әбекәйнең калын йон кофтасын киеп алдым, аягыма да оекбаш өстеннән иске киез итеген кидерде әбекәй. Җылы сөяк сындырмый! Кышкы урманга агач егарга барырга җыенган утынчылар сыман киенеп куйсак та, тирләтми үзе. Әбекәй көз көне генә тәрәзәләрен юып алган да, эчке катын ныгытып ябарга оныткан. Инде менә исенә дә төште дә бит, узган эшкә салават шул инде: байтак тәрәзәләр эчтән ябылып бетми. Йодрык сыярлык булып авызларын ачкан тәрәзә аралары әбине үртәгән сыман салкын һава өреп утыра.

– Карт кешенең җүне юк шул, җүне юк… Җылы юк… җылы юк… Әбинең үзе белән бергә картаеп килгән өйнең дә яше бар – ниргәләрдән салкын керә. Кеше генә түгел, өй дә туза-туза җылы тотмый башлый икән шул. Шулай да идәннәрне юып чыгарып, келәмнәр җәеп куйгач, бераз гына ямьләнеп, җылынып китте бугай әле үзе. Сиксән җиденче яшен ваклаган әбекәй гомере буе колхоз эшендә эшләгән. Тегермәнче ир иртәдән кичкә кадәр тегермәнендә яткан, ирләр эше дә әбекәйгә йөкләнеп калган. Өйне пакьләп-арулап торырга әллә ни вакыты калмаган аның. Мин кунак кеше булгач, идән юуымга да теше-тырнагы белән каршы иде ул: – Үткән атнада гына көрәп чыккан идем әле, ярамаган инде карчык кешегә… Әкияттәге убырлы карчык кебек гел киресен сөйләсә дә, өйләр матурланып киткәч, сөенде үзе. Әбекәйнең өч баласы да калада. Ана күңеле – балада, бала күңеле – калада…

Сирәк кайта алар. Бердәнбер кызы тәрәзәләрне кайтып юар дип көтә-көтә, җәй дә узган, көз дә кергән. Инде менә зәмһәрир суыклары белән кыш тантана итә. – Бигрәкләр дә эш ярата идем инде яшь чакта. Бәрәңге утыртабыз бит инде, име, нишләп шулай тиз бетте соң бу, дип уфтана идем. – Алай булмыйдыр инде, Наҗия әби. Үзем ул бәрәңге утырту, алу эшләрен яратып бетермәгәч, әбинең сүзләре минем өчен аңлашылып бетми. – Шулай да була икән шул ул, балам. Ә картайгач, эш юк икән бит ул, вакыт күп икән. Вәт, агай, ә! Эш биргәндә эшләп калыгыз сез, эшләп калыгыз. Картайгач, эш бирмиләр икән бит ул. Наҗия әби газ торбаларына кулын тидереп алды. – Кайнар үзләре, Алланың рәхмәте. Төн җиле суыра җылыны, төн җиле – төн җиле шул ул. Мин дә берничә тәрәзәгә «ашыгыч ярдәм» күрсәттем дә эшебезне фотога төшереп алдым. – Наҗия әби, салкын дип әйттеңме соң балаларыңа?

Тәрәзәләреңне малайларың кайтып, әйбәтрәк итеп яба алмаслар идеме икән? – Юк, әйтмәдем. Кайткач күрерләр әле. – Соң, әллә кайчан кайта әле алар? Олысы шалтыратмый да, дисең. – Юк, ялгышып та шалтыратмый. Минекен дә алмый әле ул. Кайткач, нигә бер дә шалтыратмыйсың соң, дисәм, «әй» дип кенә куя. Анысы бөтенләй дә сүзгә саран аның. – Кечесе көн дә телефоннан хәл белешеп тора, дисең бит, аңа әйт инде булмаса. Мин җөмләмне тәмамларга да өлгермәдем, әбекәйнең кесә телефоны ниндидер көй уйный башлады. Берәрсе шалтыратыр да ишетми калырмын дип куркып, телефонын гел кесәдә йөртә ул. – Ә-ә, әйбәт, улым. Әйбәт. Менә кунагым бар әле. Бәйрәм әле бүген миндә. Әйбәт, әйбәт. Шикәрем дә әйбәттер әле, үлчәгәнем юк, әйбәттер кебек тоела. Кан басымым да әйбәт әле. Менә кунагым бар бит әле, шуңа шатланып утырам. Үзегез ни хәлләрдә, улым? Ярар, әйбәт булсын инде. Җылымы дип, бишмәт кисәң, җылы үзе, өшетми. Тәрәзәләр бигүк ябылып бетми әле, берәр кайтканда карарсыз әле дип торам.

Үзем тотынсам ватармын кебек. Әле кайтмыйсызмы соң? Айдан артты бит инде. Ярар-ярар, үз җаегызга карагыз инде. Кайтыгыз дип тә әйтмим, кайтмагыз дип тә әйтмим. Җаегызга карагыз. Болай әйбәт әле хәлләр, Аллага шөкер. Ярар, улым, хәлләремне беләсең, онытмыйсың, рәхмәт. Наҗия әби телефонын кесәсенә саласы итте дә, инде бүген башка шалтыратучы булмас дип уйлапмы, өстәл өстенә куйды. Аның йөзе һәрвакыт тыныч: борчыламы ул, шатланамы – тиз генә белеп тә булмый. – Кайтыгыз дип тә әйтмим, кайтмагыз дип тә әйтмим, кайтмасагыз кайтмагыз инде, – диде ул, ишек катына атлап. Кулына баярак әзерләп куйган савытны алды. Лапаста аны җиде мәче көтә. Җәйгелеккә генә кайтып торучы күршеләре үзләре китә дә ач мәчеләр барысы да йомшак күңелле әбинең лапасына җыелып бетә. Үзе киенә, үзе сукрана әби: – Мур кыргырлары! Үлмисез дә бит ичмасам. Ничек ашатып бетерим мин сезне? Шулай дисә дә, көненә дүртәр тапкыр коштабагын күтәреп әйләнеп керә ул мәчеләр тирәсеннән.

Әле тагын егермеләп тавыгы бар, аларны да бик хасиятләп карый. Наҗия әби чыгып китүгә, аның телефоныннан соңгы номерны карап, шул номерга «Ватсап» аша фотолар юлладым. Ябылып бетмәгән тәрәзәләр, бишмәт киеп, бөкрәеп утырган әбекәйне улына күрсәтәсем килде. Пошынмый гына ятмагыз әле, имеш, әнкәгез бит ул! «Наҗия әбигә суык бит, егетләр. Саулыгы да бу көннәрдә әллә кем түгел, сезгә генә зарланасы килми аның. Бәлки, кайтып әйләнерсез? Бигрәк ямансулый бит». Фотолар артыннан ук шундый хатым да «очты». Аннары, бераз уйланып торганнан соң, тагын берничә җөмлә язып куйдым: «Газ буенча килешүләрне яңартасы, диләр. Өй үз исемендә булмагач, аңа да бик борчыла әниегез».

Смсларны тиз укыды «Вахит улым». Шундук җавап язып та җибәрде: «Үземнең классташ (укытучы ул) сорый миннән. СССРны торгызабыз, законнарны дөреслибез, дип йөргән буласыз, нәрсәгә ирештегез соң, ди. Сез сионистлар үрчетеп ятканда, без халыкны агартабыз, сезнең кебекләр булмаса, халык сарык кебек өстән төшкән бөтен документка уйламыйча кул куймас иде, дидем. Сезгә юан колбаса, безгә дөреслек кирәк, дидем». Мин смсны кат-кат укыдым, һични аңлый алмадым. Нинди юан колбаса? Нинди СССР? Ни яза бу кеше? Мин бит аңа әнисе турында гына яздым. Миңа җавап бирдеме соң ул, әллә ялгыш язып җибәрдеме? «Аңламадым». Җавабым бер сүзле генә иде. Күп тә үтмәде, «Вахит улым» миңа интернеттагы бер видеога сылтама җибәрде. Ачтым. Анда бер төркем хатын-кыз, газ идарәсенә килеп, шау-шу куптарып яталар.

«Сез – Эрефия дигән оешманың ялчылары. Халык акчаларын Америкага җибәреп ятасыз. Без – җирле үзидарә вәкилләре, без сезгә буйсынмыйбыз…» Сәгать ярымлык ул видеоны бераз карадым да ябып куйдым. Аңлашылды, Наҗия әбинең улы минем соңгы соравыма җавап җибәргән икән. «Утопия түгелме бу?» – соравым теге якка китте. Берничә секундтан ук җавап та килде: «Колбасагыз симез булсын!» Әтекәчкенәм икән! Миңа да эләкте. Башта көләсе килде. Аннары кайнар каным йөрәгемне ярсытып алды; ул күкрәк читлегенә дөп-дөп кагып, бераз ризасызлыгын белдереп торды да тынычланды.

«Илдә гаделлек урнаштырам дип буш идеяләр белән вакыт уздырганчы, әниегезнең хәлен белеп килергә вакыт тапмассыз микән? Кулдан килмәгәнгә үрелгәнче, кулдан килгәнне эшләсәгез иде!» Усал итеп язылган смсымны җибәрергә дип үрелгән кулым ярты юлда тукталып калды. Икебез ике туннельдә бит без, дип пышылдады акыл. Язганнарымны бетереп аттым да телефонымны әбинеке янына куйдым. Өй ишеге ачылды. Аннан ажгырып кергән суык һаваны алга үткәреп, яртылаш бөкрәйгән Наҗия әби атлады. – Җан ияләре бит инде. Алар да яшәргә маташа, күрәләтә ничек үтерәсең. Берәү генә булса, өйгә дә кертер идең дә бит, бигрәк күпләр шул. Ул кадәр мәчене өйдә асрарга йөрәгем җитми. Әбекәй бушап калган савытын чайкап куйды. Бирчәеп беткән кулларын кайнар торбага куеп, бераз җылытты да: – Әй, кеше кулына калма икән ул, – дип көрсенде.

Лилия Фәттахова

 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.03.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»