|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2024 Дин
Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә яңа мәчет ачты (ФОТО)Яшел Үзән районының Яңа Тура авылында 250 дин тотучыга исәпләнгән яңа мәчет ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Михаил Афанасьев, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашты. Аллаһ йорты фонд ярдәмендә хәйриячеләр акчасына сафка бастырылган. Ул ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым заллардан, балаларга дин сабаклары бирү өчен каралган бүлмәләрдән тора. Киләчәктә биредә мәчет һәм күл янәшәсендәге территорияне тәртипкә китерү, мәдрәсә, никах уку үзәге, кунакханә һәм балалар бакчасы, спорт һәм балалар мәйданчыклары ачу күздә тотыла, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. «Бүген, изге Рамазан аенда без әлеге шатлыклы вакыйгада катнашабыз. Меценатлар һәм мәчет төзүдә катнашкан барлык гражданнарга ихлас рәхмәтләремне белдерәм. Бу бик зур һәм саваплы эш», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев мәчетнең «перспективалы урында» - актив үсеш кичерә торган территориядә ачылуын әйтте. «Янәшәдә Казанны әйләнеп үтә торган зур юл төзелә. Биредән ерак түгел сәнәгать паркы урнашкан, биредә 17 мең кеше, төрле милләт вәкилләре эшли. Бу мәчет барыбыз өчен дә уртак йортка әверелер дип өметләнәм», - диде ул. Фото: rais.tatarstan.ru
--- |
Иң күп укылган
|