|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2024 Шоу-бизнес
Замирә Рәҗәпова 100 млн сум акча эшләгәнТанылган алып баручы, уңган бизнес-леди Замирә Рәҗәпова кызыклы фото белән уртаклаша. Моннан берничә ел элек төшкән һәм бүгенге фотосын чагыштырып, ул болай дип яза: "Бу фотода бер кеше, ләкин шул ук вакытта алар бик төрле! Беренче фотода атналар буе тәүлек әйләнәсе эшләгән хатын-кыз. Аның акчасы күп түгел, артында ипотека, кредитлар, кечкенә ике бүлмәле фатир һәм үзенә-гаиләсенә бөтенләй вакыты юк. Атна буе телевидениедә җир сөрә, ә ял көннәрендә барысы да гаиләләре белән ял иткәндә, 5-6 сәгать буе аягөсте халыкның күңелен ача! Икенче фотода үз-үзенә ышанучы хатын-кыз! Иртәнге 10.00га кадәр йоклый (балаларны няня карый), массажга яки spa процедураларына йөри, сәяхәт итә. Зур йорт хуҗабикәсе, бурычлары юк һәм тотрыклы финанс кереме бар. 100 000 000 акча эшләгән. Күпләр акча, рәхәт тормыш тели. Теләү генә аз. Эшләргә кирәк!" - дип уртаклаша Замирә Рәҗәпова.
--- |
Иң күп укылган
|