поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.03.2024 Мәдәният

«Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасында Тинчурин театры артистлары рэп укыячак

19-20 мартта 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хопера премьерасын (16+) тәкъдим итә. Авторы – Илгиз Зәйниев, режиссеры – театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов. Әлеге спектакль – бу театраль сезонның өченче премьерасы.

Искәртеп узыйк, «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» пьесасы драматург, режиссер Илгиз Зәйниев тарафыннан Тинчурин театры өчен махсус язылган. Бу – татар театры сәхнәсендә беренче тапкыр куела торган рэп-опера. Спектакль Ittifaq беренче татар рэп-төркеме иҗатына багышлана. Спектакльдәге вакыйгалар шул исәптән Ittifaq төркеме җырлары аша тасвирлана. Рэп-композицияләрне Тинчурин театры артистлары башкара.

Спектакльнең иҗат төркеме: рәссам – Лилия Имаметдинова, композитор һәм музыкаль бизәлеш – Ильяс Гафаров, җырлар авторлары – Ильяс Гафаров, Назыйм Исмәгыйлев (УСАЛ), Зөләйха Камалова; хореограф – Марат Казыйханов, ут кую буенча рәссам – Илдар Шакиров.

Исегезгә төшерәбез, ИттифакЪ (Ittifaq) – 2005 елда оешкан беренче татар рэп төркеме. Төркемнең составы: Ильяс Гафаров, Назыйм Исмәгыйлев, Альбина Сөләйманова. Беренче альбомнары «Бәлки» дип атала, ул 2007 нче елның сентябрендә чыкты. Сүз уңаеннан, Ittifaq төркеме тыңлаучыларына сюрприз әзерли: «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» премьерасы көнне онлайн-мәйданчыкларда яңа музыкаль альбом чыгарачак. 

Туфан Имаметдинов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры баш режиссеры:

– Казан – яшьләр, студентлар шәһәре. Шуңа да карамастан, шәһәребездә яшьләр өчен театраль контент күп түгел. «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасы, тормышны заяга уздыру, җиңел тормыш артыннан куу кебек, яшьләр арасында еш очраган проблемаларны күтәрә. Әлеге спектакль Ittifaq музыкаль төркеме җырларына нигезләнгән. Стилистикасы да, текстны җиткерү дә рэп стиленә, речитативка охшаган. Шуңа хип-хопера дип атала. Спектакльдәге катлаулы, шул ук вакытта актуаль теманы тамашачыга җиңел итеп җиткерергә телибез.


---
Тинчурин театры
№ --- | 13.03.2024
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»