|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2024 Фаҗига
Бәйрәм вакытында 26 кеше һәлак булганИранда ут фестивален бәйрәм итү вакытында 26 кеше һәлак булды, дип хәбәр итә ТАСС. Тагын 4 меңнән артык кеше зыян күргән. Агентлык мәгълүматлары буенча, бәйрәм вакытында 1,4 меңгә якын ашыгыч ярдәм станциясе югары әзерлек режимына күчерелгән. Мәсәлән, бер тәүлек эчендә Тәһранда гына да янгын куркынычсызлыгы турында 1,8 меңнән артык шалтырату килгән, 2 кеше һәлак булган.
Кешеләрнең күбесе бәйрәмдә учак аша сикергәндә һәм пиротехниканы тиешенчә кулланмау сәбәпле зыян күргән, дип яза Татар-информ.
Һәр ел саен 21 март алдыннан соңгы чәршәмбедә бөтен Ислам Республикасында иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе - Чахаршанбе-Сури яки «Кызыл чәршәмбе» билгеләп үтелә. Миллионлаган иранлы шәһәр һәм авыл урамнарына чыгып, учаклар кабызалар һәм аның аша төне буе сикереп бәйрәм итәләр.
--- |
Иң күп укылган
|