|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2024 Шоу-бизнес
Лилиана Газизова озак яшереп йөргән серен ачты (ВИДЕО)Лилиана Газизова зур сөенече хакында социаль челтәрдә язган. Җырчы тормышында зур үзгәрешләр көтелә. "Мин үземә хәзер шундый ошыйм. Ник икәнен сездән башка яшереп торасы юктыр",- ди җырчы ханым. Видеодан күренгәнчә, Лилиана икенчегә бәби көтә. Әлегә сабыйның җенесе билгеле түгел. Кызы Мәрьям: "Мин сеңелкәш телим",- ди. Ә җырчының тормыш иптәше кем булса да, сәламәт булсын, дигән теләктә.
Лилиананы тәбрик итәбез! Исән-имин күтәреп, сәламәт сабый тудырырга язсын!
Лилия ЛОКМАНОВА |
Иң күп укылган
|