|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2024 Җәмгыять
Инвалидны номерларын сөртер өчен машинасыннан чыгарга мәҗбүр иткәннәрУфада БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның элекке депутаты Ирек Зариповны аэропортта машинасының номерларын сөртер өчен автомобиленнән чыгарга мәҗбүр иткәннәр. Оператор номерлар күренми, дигән. SHOT Телеграм-каналы язуынча, элекке депутат, Кышкы Паралимпия уеннары чемпионы Ирек Зарипов Мәскәүдән командировкадан кайткан. Бу вакыт эчендә аның машинасы аэропорт парковкасында торган. Инвалид коляскасында хәрәкәтләнүче Ирек Зарипов машинасына утырып, аэропорт территориясеннән чыгып китмәкче булган, әмма яктылык җитәрлек булып, машинаның номерлары күренсә дә, махсус парковка карточкасы эшләмәгән. Оператор, юл читенә чыгуны таләп итеп, номерларны сөртергә кушкан.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән паралимпияче моның шактый катлаулы икәнен, колясканы машина салоныннан алып чыгарга кирәклеген аңлаткан. Әмма оператор үз сүзендә торган. Зариповка машинадан чыгып, номерларын телдән әйтергә туры килгән, шунда гына аны парковкадан чыгарганнар.
“Колясканы чыгару – озак процедура. Аны җыйганчы, күчеп утырганчы, кире җыйганчы күпме вакыт үтә. Инвалидлар икәнебезне барысына дәлилләргә кирәк микәнни? Әгәр ышанмасаң – килеп кара. Машинаны, салоннан чыкмыйча, номеры буенча да тикшереп була иде”, – дип бу хәлгә аптырый Ирек Зарипов.
Аэропортта гафу үтенгәннәр-үтенүен, әмма кагыйдәләр шундый булгач, башка чара юк, дип өстәгәннәр.
Чыганак: Mash Batash Telegram-каналы.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|