|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2024 Җәмгыять
Авылга көн саен прокуратура киләКурган өлкәсенең Йолдыз авылындагы зур фаҗигане ишетмәгән кеше калмагандыр. 2023 елның 7 май кичендә ике сәгать эчендә авылның өчтән ике өлеше янып көлгә әйләнде. Нәтиҗәдә 228 йорт юкка чыкты, аннан бигрәк 7 кешенең гомере өзелде. Йолдызның бүгенгесе белән кызыксынып, Гөлсимә Байтирәкова телефонын җыйдым. Туры сүзле җитәкче авыр итеп уфтанды: — И, сеңлем, хәлләр әйбәт түгел. Төзүчеләр срокка сыешмады. Әле дә кешедә, күрше авылларда яшәүчеләр байтак. Шулар өчен борчылып йөрәк бетә бугай. Авылга көн саен диярлек Курган өлкәсенең прокуратура вәкилләре килә... “Сертификатларны ник Татарстан төзелеш оешмаларына бирмәдек икән, әллә кайчан җылы өйләрдә утырыр идек”, — дип үзара сөйләшә авылдашлар. Халык акчасын болай әрәм-шәрәм итәрләр дип кем уйлаган... “Кайда абынасыңны белсәң, салам түшәр идең”, — ди халык. Бүген йолдызлылар Курган өлкәсенең төзелеш оешмалары белән килешү төзегәнгә бик үкенә, ләкин артка юл юк, акчалар инде күккә очкан. Кешеләр сертификаттагы акчаларны төзелеш оешмаларына күчерү турындагы документка кул куйган. Урынлы сорау туа: өлкә хакимияте, прокуратура нәрсә карый соң?..
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|