|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2024 Киңәш-табыш
Эчке эшләр министрлыгы телефон мошенниклыгының яңа схемасы турында кисәтәРоссиядә телефон мошенниклары алдауның яңа схемасын уйлап тапкан: хәзер алар үз корбаннарына медицина хезмәткәрләре булып шалтырата һәм начар анализларга сылтама ясап, «түләүле дәвалану» үтәргә тәкъдим итәләр. Бу хакта «Российская газета» басмасына сылтама белән "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә. Схеманы Россия Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне законсыз куллануга каршы көрәш оештыру идарәсе тасвирлаган. Мошенник потенциаль корбанга берәр профессорның яки поликлиниканың баш табибының ярдәмчесе булып шалтырата һәм пациентның элек тапшырган анализлары начар килгәнен һәм ашыгыч рәвештә дәвалану курсын үтәргә кирәклеген хәбәр итә.
Аннары әлеге кешегә «баш табиб» шалтырата һәм сәламәтлеген яхшыртырга «медицина профессоры» ярдәм итәчәк дип ышандыра. Әмма дәвалау үзе түләүле, ә курс барышында кулланыла торган препарат кыйммәтле икәнлеген әйтә. Нәтиҗәдә, әлеге кешегә акчаны үзләренә, ягъни мошенникларга дарулар сатып алу һәм дәвалау өчен күчерергә тәкъдим итә.
РФ Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк гражданнарны таныш булмаган кешеләр белән телефон аша үз сәламәтлекләре һәм финанс хәле турында сөйләшмәскә чакыра. Андый шикле затлар белән сөйләшеп торганчы телефон трубкасын гына куярга кирәк.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|