|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2024 Хәвеф-хәтәр
Йөк машинасы ике баланы таптатып качканУфада 10 март иртәсендә Гвардия урамындагы 39нчы йорт ишегалдында хәрәкәт иткәндә «ЗИЛ» ике кызны бәрдерә. 9 һәм 10 яшьлек кызларның аяклары төрле җәрәхәтләр ала. Аларга медицина ярдәме күрсәтелгән һәм туганнары белән өйләренә кайтарып җибәрелгән. Башкала Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, шофер юл һәлакәте урыныннан качып киткән. Берничә сәгатьтән соң ДПС инспекторлары аның шәхесен ачыклаган. Ул 59 яшьлек Уфа кешесе булып чыга. Аңа карата Русия Административ хокук бозулар кодексының 12.27 мәддәсенең 2 өлеше буенча административ материал төзелгән. Аңа 1,5 елга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яный.
Юл һәлакәте факты буенча ЮХХДИ хезмәткәрләре административ тикшерү башлаган.
Фото: "ОГИБДД по Уфе"
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|