|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2024 Авыл
Урам уртасында урындыкка утырып кар көрәүче авыл абзыеның кем булуы ачыкландыБураннар вакытында Кукмара районындагы Зур Кукмара авылының Ватсап төркеменә бер видео куелды. Тукай урамында яшәүче Илдус абый Хафизов урамда буран дип тормаган, урындыкка утырып, кар көри иде. “Трактор урамнарны эттереп киткәч, капка төбемә көрт өелеп калган, көрәргә авыр, берәр техника килеп чистартып китсен, җибәр әле, дип хәбәр салучылар күп булды. Шуларга әзрәк оят булмасмы дип, күршемне видеога төшереп, авыл төркеменә куйдым”, — диде авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев. Урындыкка кызык эзләп утырмаган Илдус абый: аның тез өстеннән уң аягы юк. “Мин — икенче төркем инвалиды, йөри алмыйм, карымны көрәп китегез”, — дип ярдәм сорап утырмый, хатыны Люциянең һәм һәр көненең кадерен белеп яши. 2018 елның 18 июнендә Илдус абыйга унбишенче операцияне ясыйлар — аягын кисәләр. — Көн үткәнен сизми дә калам. Менә бүген мантыга ит, суган, бәрәңге турадым, эшлим бит дип, шуңа да сөенәм, — ди Илдус абый.
Моңа кадәр Илдус абый турында язган идек: Кукмарада яшәүче Илдус Хафизов: «Аяксыз калсаң да, күңел көрлеген югалтмаска кирәк»
Лилия НУРГАЛИЕВА |
Иң күп укылган
|