|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2024 Криминал
Татарстанда юл буенда кар астында калган автомобильләрне урлый башлаганнарЧаллыда кышкы чорда юл кырыенда калдырылган автомобильләрне урлау дулкыны теркәлгән. Соңгы ике атнада шәһәрдә "умырзаялар" дип аталган машиналарны урлауның дүрт очрагы теркәлгән. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, җинаятьчеләр урлау өчен видеокүзәтү камералары күзәтүенә эләкмәгән, кеше бик йөрмәгән урыннарны сайлап, мәгънәле эш итә.
Полиция фаразлары буенча, урланган машиналарны күрше төбәккә алып китеп, металлолом кабул итү пунктларына тапшыралар.
Тәртип сакчылары автомобиль хуҗаларын югары уяулык күрсәтергә, транспорт чараларын гаражларда яки саклана торган парковкаларда калдырырга чакыра. Мондый мөмкинлек булмаса, машинаны видеокүзәтү урнаштырылган урыннарда парковкалау киңәш ителә, бу урлау куркынычын киметергә мөмкин.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|