|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2024 Хәвеф-хәтәр
МЧС Дәрвишләр бистәсендә түбә җимерекләре астында кешеләрне эзләүне тәмамладыКоткаручылар Казанның Дәрвишләр бистәсендәге кибет түбәсе җимерелү урынында кешеләрне эзләү эшен тәмамладылар. Бәхеткә, җимерекләр астында беркемне дә тапмаганнар. Кибеткә килүчеләрнең ике дистәсе сәүдә залында булган һәм гадәттән тыш хәл вакытында зыян күрмәгән. Аларны складлар аша йортның икенче ягына алып чыкканнар.
Исегезгә төшерәбез, кичә Главная урамында кибетнең түбәсе җимерелеп төште. Гадәттән тыш хәлнең сәбәбе - конструкциянең кар авырлыгын күтәрә алмавы.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, җимерекләр астында кешеләрне эзләүгә махсус өйрәтелгән эт җәлеп ителгән иде.
ЧП урынында техника кар өемнәрен һәм түбә җимерекләрен сүтә һәм чистарта.
Фото: МЧС
--- |
Иң күп укылган
|