поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.03.2024 Шоу-бизнес

Мелек: “Мин – Ришатка, Ришат – миңа сокланып карап торган икән”

Ришат Төхвәтуллин төркемендә чыгыш ясаган куе кара чәчле чибәр кыз күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Аның үзенчәлекле башкаруын сокланып тыңлаучылар да бихисап. Бу серле кызның исеме дә фәрештә дигәнне аңлата. Мелек тумышы белән Кырым республикасыннан. Аның милләтенә, гаиләсенә, җырга булган мәхәббәтенә сокландым.

– Балачагыгыз Кырымда үткән дип беләм. Нинди тәрбия алдыгыз?
– Әти-әниләр Үзбәкстанда туганнар, чөнки 1944 елда әби-бабайларны Кырымнан депортациялиләр. Гаиләм туган якка 1990 елларда гына 
 кайта ала. Әлбәттә, алар үзләренең элеккеге йортларына керә алмый. Тормышны яңадан корырга кирәк була. Әти Үзбәкстанда музыка белән шөгыльләнгән, Кырымга кайткач, бизнес өлкәсенә кереп киткән. Ә әни – биюче иде. Кияүгә чыккач, ул эшен калдырып, үзен балалар тәрбияләүгә багышлый. Безнең өйдә әтинең сүзе “закон” иде. Әти: “Хатын-кыз балалар тәрбияләп, гаилә учагын булдырырга тиеш”, – дип һәрвакыт кабатлап торды. Без  4 кыз үстек, шуңа күрә әтинең тормышыбызга йогынтысы бик зур булды. Кечкенәдә халык биюләре белән шөгыльләндем. Бездә егетләр белән бергә бии торган бию түгәрәкләренә йөрүне дә хупламыйлар. Егетләр янында көлеп-шаярып йөргән кызларның абруе төшә. Мин бик традицион тәрбия алдым, дип әйтә алам. 19 яшемдә кияүгә чыгуым да моңа ачык мисал.

– Бу хәл ничек килеп чыкты соң?
– Элек хатын-кызларны димләп кияүгә биргәннәр бит. Минем белән дә нәкъ шулай булды. Әтинең якын дусты Казаннан махсус мине күрергә килде. Әти белән җитди сөйләшеп алдык. Мине үгетләргә кирәк булмады, чөнки әти – авторитет иде. Бер тапкыр күрештек тә, ике атнадан соң никах укыттык. Туйны ике тапкыр бәйрәм иттек: берсен – Кырымда, икенчесен – Татарстанда. 

– Әтиегез таләпчән кеше булган, димәк?
– Әлбәттә, әти төгәллекне, чисталыкны бик яратты. Хатын-кыздан һәрвакыт тәмле ис килеп торырга тиеш дигәнен әле дә хәтерлим. Ул таләпчән булса да, безгә беркайчан тавыш күтәрмәде. Әти оста психолог иде, барысын да аралашу аша хәл итте. Әни безне өй эшләренә өйрәтте, ә инде тәрбиягә кагылганда соңгы сүзне гел әти әйтте. Әнинең сабырлыгын, тыйнаклыгын, үз-үзен тотышын үрнәк итеп алдык. Аңа да бик рәхмәтлемен. Әти-әни безне бар яктан саклап-яклап яшәгән. Мин чынбарлык белән очрашырга әзер түгел идем.

– Әтиегез дә вафат икән бит...
–  Әти 54 яшендә бакыйлыкка күчте. Әтинең машинада барганда хәле авырайган. Әни өйгә табиблар чакырткан, тик алар инде ярдәм итә алмаган... Ул вакытта йөкле идем. Бу хәбәрне ишеткәч, аяк астыннан җир киткән төсле булды. Тиз арада билетлар табып, Кырымга очтым. Әти вафатыннан соң кайнатам: “Мин синең әтиең булачакмын”, – дип әйтте. Ул бүгенге көндә дә бик ярдәм итә. Равил Фатыйхович, чыннан да, олы йөрәкле, киң күңелле, юмарт кеше. Оныклары белән якын мөнәсәбәтләренә дә бик куанам. 

– Ирегез турында да сөйләгез әле.
– Ирем миннән 15 яшькә олырак иде. Кияүгә чыкканда, мин бала идем әле. Мине кияүгә биргәндә, әти иремә: “Менә сиңа чиста кәгазь бите кебек чип-чиста кыз бала, үзең теләгәнчә үзгәрт, тәрбиялә”, – диде. Чыннан да, ирем дөньяга карашларымны киңәйтте. Ул Европада белем алган, шуңа күрә аның карашлары да бераз үзгә булды. Ирем акчага табынып яшәүчеләрне сөймәде. Бренд язулары булган кием кию аның өчен “колхоз” иде. Беренче вакытта авырлыклар булды инде. Әмма иремне бик хөрмәт иттем һәм чын күңелдән яраттым. Берсендә иремнән рөхсәт сорап Төркиягә кызлар белән ял итәргә бардым. Ул вакытта да: “Ирен калдырып үзе генә ялга киткән дип сөйләрләр”, – дип борчылдым. Ә ирем, киресенчә, миңа ышанды. Гомере генә озын булмады шул... Иремнең вафатын әле дә кабул итеп бетерә алмыйм. Психологлар белән эшлим, бу темага сөйләшү кыен. 
 

– Беренче тапкыр сәхнәдә кайчан чыгыш ясадың?
– Кечкенәдән бию түгәрәгенә йөргәч, сәхнәдә чыгыш ясау тәҗрибәм бар иде. Ә иң беренче тапкыр сәхнәдә җырлавым үземнең туемда булды. Кайнатам тавышымны бик ошатты: “Сиңа җырларга кирәк”, – диде. Аның 4 иң яраткан җыры бар, шуларны музыкантлар белән яздыруымны сорады. 2018 елда “Изге Болгар җыены”нда “Яшә минем халкым” җырын башкардым, шуннан соң Мәдәният министрлыгы иҗатым белән кызыксына башлады. Моңа өстәп, юридик факультетта белем алдым, бала да таптым әле. Икенче балага узгач, иҗаттан читләштем. Пандемия башланды, Кырымда яшәп алдык. Икенче тапкыр йөклелегем бик авыр узды. Гел хастаханә юлын таптадым. Аллаһка шөкер, улым сау-сәламәт дөньяга килде. 2022 елда янәдән Казанга чыгыш ясарга чакырдылар. 

– Ришат Төхвәтуллин белән ничек таныштыгыз?
– Бер чарага чыгыш ясарга чакырганнар иде. Мин җырлап бетердем дә: “Мелек сезнең белән фотога төшәргә мөмкинме?” – дигәнне ишеттем. Борылып карасам, бу сорауны Ришат бирә икән. Ә мин татар эстрадасыннан аның иҗаты белән генә таныш идем. Ришатның тавышы үзенчәлекле, бик көчле, моңлы бит.  Мин – Ришатка, Ришат – миңа сокланып карап торган икән. Шул көнне ул үзенең төркеменә кушылырга тәкъдим итте. Мин шаяртып кына әйткәндер дип, ризалаштым. Бу хәл онытылды. Көтмәгәндә Ришатның администраторы Илгиз шалтыратты: Ришатның классик концертында чыгыш ясарга тәкъдим итте. Шуннан дуслашып, аралашып киттек. Төхватуллиннар гаиләсен бик хөрмәт итәм, алар күңелемә якын, ачык йөзле кешеләр.

– Ришат нинди кеше ул?
– Ришат бик юмарт кеше. Ул төркемдәге кешеләргә дә бик яхшы мөнәсәбәттә. Хаталарны да юмор аша, кешене үпкәләтмәскә тырышып җиткерә. Алия белән Ришатның талашканын бер тапкыр да күргәнем юк. Ә без Алия белән гел бер бүлмәдә чыгышларга әзерләндек бит. Ришат төркеменә кушылгач: “Гастрольләргә йөрмим”, – дип алдан кисәтеп куйдым. Бу вакытта да ул теләкләремә каршы төшмәде. Ришат ирем вафатыннан соң да ярдәм итте: “Сәхнәдә чыгыш ясасаң, бәлки, җиңелрәк булыр”, – дип үгетләп карады. Төхвәтуллиннар белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә.

– Ришат белән чыгыш ясый башлагач, сезгә тәнкыйть әйтүчеләр дә булды...
– “Телне боза”, – диделәр. Мин бит татар телен махсус җырлар аша өйрәндем, әлбәттә, ул бик камил дәрәҗәдә түгел. Кайбер җырларга Шәрык мотивларын өстәп, Кырым татарлары һәм Татарстан өчен уртак продукт әзерлисем килде. Моны да аңламаучылар булды инде.

– Алия көнләшмиме?
– Алия белән апа-сеңел кебек бик якын аралашабыз. Тормышымның авыр мизгелләрендә дә ул мине ташламады. Алия миңа да, Ришатка да ышана, бер дә көнләшми. Моңа өстәп, гаиләсе булган ирләр белән мөнәсәбәтләргә керсәң, җәзасы һичшиксез булачак дип уйлыйм. Алай эшләргә ярамый, бу минем принцибым.

– Ә ир-ат гаиләсе булуын яшерсә, нишләргә?
– Мөнәсәбәтләрне туктатырга. Гаилә барлыгын яшергәч, алдаган булып чыга бит инде. Мәхәббәт бүген бар, ә иртәгә – билгесез... Мондый вакытта 3 кешедә гаепле. 

– Балаларыгыз татар телен белсен өчен кытайча һәм татарча гына аралаша торган тәрбияче тапкансыз икән. 
– Кызганыч, улларым белән татарча сөйләшмим. Телләре татарча ачылсын өчен махсус тәрбияче эзләдем. Улларым бабайлары белән дә татарча сөйләшә. Мусага Кырым татарларының телен өйрәтеп карадым. Әмма улым балалар бакчасына килгәч, аны аңламадылар. Шуңа күрә Татарстанда кулланыла торган татар теленә тукталдым. Балалар ата-анасының туган телләрен белергә тиеш. 

– Хәзер игътибарыгыз карьерага юнәләдер?
– Үземне балаларга багышлыйм. Алар өчен барысын да эшләргә әзер торам. Үземә 20 меңгә күлмәк сатып алганчы, улым теләгән уенчыкны алачакмын. Балага сүз бирәсез икән, димәк, үтәргә кирәк. Мусага – 7, Тимурга – 2 яшь. 
Эштә уңышка ирешәсе килә инде, тик гаиләм һәрвакыт беренче урында тора. Җырларымны, иҗатымны халык белсә, бик бәхетле булам. 

– Кырым һәм Казан татарлары арасында аерма бармы?
– Аерма, әлбәттә, бар. Кырым татарлары бик аз, шуңа күрә гореф-гадәтләргә игътибар зур. Бездә хәтта чит милләтләрдән кергән исемнәрне дә кушмыйлар. Татарстан бу мәсьәләләрдә бераз ачыграк республика, чөнки кайсы якка карасаң да, ул беренчеләр рәтендә. Аның бизнеста да,  диндә дә, сәясәт мәйданында да үз урыны бар. Бу, һичшикесез, горурланырга сәбәп. Безнең Кырым татарлары да шундый дәрәҗәгә җитсен иде.  Татарстанда телне яхшы беләләр, хәтта яшьләр дә үзара татарча сөйләшә. Кызганыч, Кырымда күпләр кырым-татар телендә аралашырга ояла. Шулай да без бик бердәм халык. Кырымда бер татар кызы югалгач, бөтен кырым-татарлары белән бергә эзләдек. 
Кырымда да яшәү урынына карап татарларны төрләргә бүлергә мөмкин. Мәсәлән, Евпаториядә – Чыңгыз хан варислары төпләнгән, Судакта яшәүчеләр бераз итальяннарга охшаган, ә Бакчасарайда нәкъ сезнең кебек зәңгәр күзле, коңгырт чәчле Кырым татарларын күреп була. Аермалар булса да, Казан миңа бик кадерле. Бу яшәү, үсеш алу өчен бик яхшы урын. Ә туган ягыма булган мәхәббәтемне сүзләр белән аңлатып бетерерлек түгел. Кырым татарларын танытуга үз өлешемне кертәсем килә.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 10.03.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»