поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.03.2024 Дин

Күңел дә пакьләнә: Рамазан ае турында иң мөһим һәм тулы мәгълүмат

Рамазан – сәгадәт ае, айларның солтаны. Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров мөселманнарның иң көтеп алган аен әнә шулай дип атый. Адәм баласыннан бик нык рухи әзерлек, ихтыяр көче соравы белән дә кадерле ул.

Быел рамазан ае 10 мартта кояш баеганнан соң керә. 11 март – уразаның беренче көне. Беренче тәравих намазы 2024 елның 10 мартында ястү намазыннан соң укыла, соңгысы – 8 апрельдә. Быел мөселманнар барлыгы 30 көн ураза тотачак. Ураза бәйрәме 10 апрельгә туры килә.

– Ошбу рамазаныбызның көннәре бер бәрәкәт булса, кичләре – бер бәрәкәт. Безнең бердәмлегебезне арттыра, кардәшләрне күрештерә, мохтаҗларның хәлләрен белергә өйрәтә торган, ризыклы булган, ярдәмчеллеккә юл ачкан сәгадәт аебыз, – дип сөйләде Равил хәзрәт журналистлар белән очрашуда. Мөфти урынбасары сүзләренә караганда, республикакүләм ифтар быел да зурлап үткәреләчәк. Ул гына да түгел, быел ул федераль дәрәҗәгә чыга.

Равил Зөфәров бу уңайдан да ачыклык кертте: «Быел республикакүләм ифтар 29 март көнне «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында уза. Уникенче тапкыр үткәреләчәк чарада 12 мең кеше катнашачак. Быелдан башлап илебездәге иң зур авыз ачу мәҗлесләренең берсе «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме канаты астында үткәреләчәк.

Чарага күпсанлы дәрәҗәле чит ил кунакларын чакыру ниятләнә. Ифтарда дөньякүләм танылган Коръән укучылар һәм нәшид башкаручылар да катнашыр дип көтелә». Быелгы ифтарны оештыруда 16 яше тулган һәм аннан өлкәнрәк 700 волонтер ярдәм итәчәк. Әлеге изге эштә катнашу өчен (843) 237-86-18 телефон номерына шалтыратырга кирәк. Ай дәвамында республика мәчетләрендә дә ифтар мәҗлесләре узачак. Казанда ул 46 мәчеттә үткәреләчәк.

Аларның исемлеге белән нәзарәт сайтында танышырга була. Ифтарларны үз исемеңнән оештыру өчен күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әлеге мәчетләргә ифтарларга килергә теләүчеләргә алдан язылырга кирәк. Рамазан – игелекләр ае.

Бу уңайдан республикада елдагыча «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны уздырыла. «Зәкят» фонды җитәкчесе Булат Мәрданов сүзләренә караганда, фонд аша ярдәм алу өчен (843) 225-33-22 номерына шалтыратып мөрәҗәгать итәргә кирәк. Фонд вәкилләре, махсус документлар соратып, аның дөрестән дә ярдәмгә мохтаҗ булуын тикшерәчәк. Мохтаҗ дип табылса, кешегә ярдәм шундук күрсәтеләчәк, йә булмаса, ул чиратка куелачак. Мохтаҗларга ярдәм итәргә теләүчеләр исә бу ниятен чынга ашыру юллары турында тулырак фонд сайтында (www.zakyatrt.com) белә ала.

– Рамазан аенда оештырылган акция кысасында без 20 авыру баланың дәвалануы өчен акча күчерергә ниятлибез. Моннан тыш олы яшьтәге 20 мохтаҗ кешегә дә акчалата ярдәм күрсәтергә планлаштырабыз. Авыру, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр безгә даими мөрәҗәгать итеп тора. Үзебезнең база бар. Анда республикабызда яшәүче 1 меңгә якын гаилә исәпләнә. Бу исемлек һәрдаим үзгәреп тора, – дип сөйләде Булат Мәрданов. Нәзарәтнең Голәмәләр Шурасы һәм Казыйлар Шурасы карары белән, быел фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 43000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495000 сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитыр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 1000 сум.

Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Уразага бәйле сорау

– Фидия, фитыр сәдакаларын рамазан ае тәмамлангач та тапшырырга ярыймы?

– Бу сәдакаларны рамазаннан соң тапшырсагыз да була. Шулай да фитыр сәдакасы рамазан аенда, гает намазына кадәр бирелеп бетсә, хәерлерәк. Юкса, ул кеше өстендә вәҗиб буларак калачак. Фитыр сәдакасен «Зәкят» фондына да тапшырырга мөмкин. Ул фәкыйрьләрнең вәкиле булып тора. Шуңа күрә бу очракта фитыр сәдакасы вәкилгә тапшырылган көннән түләнгән санала.

– Тәравих намазын мәчеттә уку саваплыракмы әллә өйдәме?

– Ир кешегә тәравих намазын җәмәгать белән уку фазыйләтлерәк. Хатын-кызлар исә күрем вакыты булмаган көннәрдә әлеге намазны мәчеткә барып укый ала. Шулай да йортында укыса, ул хатын-кыз өчен фазыйләтлерәк була.

– Тәравих намазын 20 урынына 8 рәкәгать кенә укысаң да ярый, диләр. Алай эшләү дөресме?

– Тәравих намазын 8 рәкәгать кенә укый икән, кеше моның өчен әҗер-савабын азрак алачак. Тиешенчә, 20 итеп укысаң, әҗер-савабы күбрәк була. Ләкин әгәр кеше, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, тәравих намазын сигез рәкәгатьтән арттыра алмый икән, бу очракта алай эшләүнең зыяны юк.

– Узган ел рамазан аеның бер көнендә Казанда бушлай автобус йөрде. Бу акция быел да узачакмы? Ни өчен ул көнне 30 нчы номерлы автобус кына бушлай йөри?

– Ни өчен нәкъ менә 30 нчы автобус дигәндә, бердән, бу – шәһәрдәге иң озын маршрутлы җәмәгать транспорты. Икенчедән, әлеге акцияне оештырыр алдыннан, аны трамвай яки троллейбуста да уздырып булмасмы дип уйлаган идек. Әмма бу эшне оештыруда ярдәм итәргә ризалашкан бердәнбер оешма шушы 30 нчы маршрутныкы булды. Узган ел әлеге бушлай автобуста 800ләп кеше йөрде. Бу акция башкала халкы күңеленә аеруча хуш килде. Шуңа күрә аны быел да оештырырга булдык. Бер көн дәвамында Казан шәһәрендә 30 нчы маршруттагы бер автобус бушлай йөреячәк.

– Кадер кичәсен рамазан аеның соңгы ун көнендә эзләргә кирәк. Әмма дини бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар календаренда аның төгәл көне куела. Бу ни өчен шулай эшләнә?

– Календарьдагы Кадер кичәсе көне якынча гына куела. Бу безгә Кадер кичәсен эзләмәс өчен сәбәп түгел. Аллаһы Тәгалә, без аның дәрәҗәсен, һәрбер кичәнең кадерен белсен, һәр кич гыйбадәт кылсын өчен, аны Рамазан аның соңгы ун көненә яшергән.

 

Динә ГЫЙЛӘҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.03.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»