поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.03.2024 Мәдәният

Лилия Мәхмүтова:"Әти аякка басарга теләде..."

Мәхмүтовлар гаиләсен белмәүчеләр юктыр. Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар салган юлны кызлары Лилия дә дәвам итә. Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова белән балачагы, әти-әнисе һәм үзенең гаиләсе турында ачыктан-ачык әңгәмә кордык.

- Әти-әниләрегез күчмә театрда эшләгәч, әбиләр тәрбиясен алып үскәнсез. Иркәләделәрме?
- 8 айдан алып 4 яшемә кадәр, әби-бабай белән яшәдем. Әнинең бертуган энесе Әсхәт абый да мине үз сеңлесе кебек якын итте. Дәү әти һәм әни әти-әнине алыштырды, чөнки балачагымның бер өлеше алар янәшәсендә үтте. Мин аларның иң яраткан оныкларының берсе булдым. Хәтта дәү әти-әнигә “әни һәм әти” дип эндәшә башлаган булганмын. Бу хәлне әти күреп алып әнигә: “Баланы авылда калдырсак, аны югалтачакбыз. Безнең, гомумән, кем икәнебезне дә белмәячәк”, - дип әйткән. Шуннан шәһәргә алып килгәннәр инде, монда балалар бакчасына йөри башладым. Дәү әни белән дәү әтине бик яраттым, хөрмәт иттем. Шәһәргә киткәндә алардан аерылырга теләмичә төне буе елап чыкканмын.
Калага килгәч, әнинең сеңлесе Рузия апа карамагында үстем. Ул театр көллиятендә белем ала иде. Рузия апаның башта мине балалар бакчасына кертеп калдырып, аннан ашыга-ашыга укырга киткәннәре хәтеремдә. Төрле чаклар булды инде, апаның имтиханнары озакка сузылган вакытларда балалар бакчасында кичке 9га кадәр көтеп утырганым да булды. 

- Әти-әниегез гел янәшәдә була алмаган. Аларга үпкә сакламадыгызмы?
- Яшүсмер вакытта әти-әни һәрвакыт өйдә булмагач, бераз андый уйлар булды инде, тик без үпкә сакламадык. Аларның язмышы театрсыз мөмкин булмавын аңладык. Тормышны ничек бар шулай кабул итәргә өйрәндек, ияләштек. Дөрестән дә, әти-әни кочагына сыенып үсмәсәк тә, аларның барлыгын белеп яшәдек. Күз алдына китерегез, күчмә театрда эшләгәч ай дәвамында гастрольләрдә булдылар. 1-2 көн ял итәләр дә, янәдән юлга кузгалалар. Ел әйләнәсендә шундый режимда эшләргә, билгеле, аларга да кыен иде. Әти-әнигә үпкәм юк, чөнки без ялгызлыкта үсмәдек. Дәү әниләр тәрбиясен алдым, шуңа күрә дә бик бәхетлемен. Хәзерге заман әбиләренең оныкларын карарга да вакыты юк бит. Күпләр акча, тәм-томнарның бала белән үткәргән вакытны, игътибарны алыштыра алмавын оныта. Хәзер балалар буш вакытларына үзләре хуҗа. Интернет заманында чын аралашу юкка чыга. Ә без әкиятләр, бәетләр, мөнәҗәтләр тыңлап үстек. Ишек алдыбызга бөтен бала-чага җыелып, дәү әни сөйләгәннәргә мөкиббән китеп, тыңлап утыра иде...

- Дәү әниләрегез сезнең гаилә корганны күреп кала алдымы?
- Сабира әби (әтисенең әнисе) гаилә тормышымның башын күреп калды, шөкер. Ә Мәрвия дәү әнием (әнисенең әнисе) 1988 елда бакыйлыкка күчте. Әти-әниләр театр көллиятенә укырга керүемә каршы булгач, дәү әни янына кайтып елаганым әле дә хәтеремдә. Беренче белемем буенча радиофизик булсам да, барыбер сәхнәгә ашкындым, шуңа күрә әни авылга кайткач, дәү әнием: “Авылда яшәсәм дә, ике кызымны да театрга җибәрдем. Ә син ни өчен артист булып та кызыңны укырга җибәрергә теләмисең?” - дигән. Ике дәү әниемне дә үрнәк итеп куеп сөйләрлек. Кечкенәдән безгә: “Әти-әниегезне бөтен Татарстан белә. Йөзләренә кызыллык китермәгез”, - дип тәрбияләделәр. Мин дә улыма дәү әни әйткән сүзләрне кечкенәдән кабатлап килдем. 

- Балачактан җаваплылык тоеп үскәнсез икән... 
-  Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларның кызы булу – горурлык һәм шул ук вакытта җаваплылык та. Бер вакыт әтидән дус кыз белән дискотекага барырга рөхсәт сорадым. Җибәрмәде, бармыйсың диде. Шуннан соң, мондый сораулар бирмәдем дә инде. Без үскәндә илдә дә вәзгыять катлаулы иде бит. Ялгыш адым ясарга, бозылып китәргә бик җиңел... Ләйсәннең яшүсмер чагында әбинең сүзләренә колак салмаган вакыты да булды. Сеңлем дөрес юлдан тайпылмасын өчен, кырысрак булырга да туры килде. Үзем өчен дә, Ләйсән өчен дә җаваплылык тойдым. Әти-әнинең исеменә тап төшерергә теләмәдек. 
 

- Әти-әни җылысын чын мәгънәсендә кайчан тойдыгыз?
- Әтине нишләптер кырыс кеше дип уйлый идем. Ә ул нечкә күңелле, йомшак кеше булган икән. Әти-әнинең холкын, стационарга эшкә урнашкач кына аңлый башладым. Әтинең сәхнәдә хәле начарланып, инсульт булгач, көннәремне хастаханәдә үткәрдем. Шул вакытта әти белән, чыннан да, якынайдык. Аны бик сагынам. Балачакта әти-әнине, гомумән, белмәгәнмен икән дигән нәтиҗә ясадым.

- Әтиегез белән үткәргән вакытыгыз турында сөйләгез әле.
- Әти авыргач, тәүлекнең 15 сәгатен хастаханәдә аның янында булдык. Әни дә бик борчылды. Өйгә кайткач, башны мендәргә саласы гына килә иде. Шул вакытта улым ач утырмасын өчен,  телефон аша ботка пешерергә өйрәтә идем. Кайткач, улымның боткасын мактап: “Бигрәк тәмле булган”, - дип үзем дә ашадым. Әти башта реанимациядә ятты, аннан  үз тырышлыгыбыз белән табиблардан операция ясарга ялвардык. Операциядән соң әти берничә сүз әйтә ала иде әле, ә аннан бөтенләй сөйләшмәде, телсез калды. Без аңа сораулар бирдек, ә ул башын селкеде, шулай аңлаштык. Әтинең уң кулы эшләми башлады. Хәлен белешергә килгәч, ул һәрвакыт кулымны тотып карый иде. Үзенең кулы эшләмәгәч, кулларымны тотып карый иде. Әти аякка басарга теләде. Хәтта Ренат өйдә ишек бусагасын рәтләгәндә дә коляскада утырган килеш,  такта башын тотып торды. Ярдәм итәсе, файдалы буласы килде. Без әтинең гомере озын булыр дип уйладык. Әнисе - 88дә, әбинең апалары - 92 һәм 96 яшендә бакыйлыкка күчтеләр. Ә әти 73 яшендә вафат булды. Аны искә алмаган көнем юктыр, урыны оҗмахта булсын.
 
 

 


Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 09.03.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»