поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.03.2024 Дин

Уразада ничек тукланырга?

Уразаны Аллаһ ризалыгы өчен ниятләү кирәклеген һәркем белә. Ник әле аны сәламәтлекне ныгыта торган рацион белән тотмаска ди?

Озакламый рамазан ае җитәчәк, иншәАллаһ. Пәйгамбәребез калләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Һәр нәрсәнең зәкяте бар, тәннең зәкяте – уразадыр", – дигән. Зәкят сүзе исә чистарту дип тәрҗемә ителә. 
 
Социаль челтәрләрдә төрле юллар белән организмны чистартуга багышланган курслар, программалар тәкъдим итүчеләр бихисап. Кесәңнең калынлыгына бәйле рәвештә, теләсәң кайсысын сайлап ал. Ә Аллаһы Тәгалә безгә универсаль чистарыну юлын тәкъдим иткән генә түгел, өстебезгә бурыч итеп йөкләгән. 
Һәм шунысы гаҗәп – бер тиен акча чыгармыйча чистарына алабыз. 
 
Таң беленә башлаганчы сәхәр ашыйбыз, көн дәвамында ач торабыз, бер валчык ризык капмыйбыз, бер йотым су эчмибез, кояш баегач кына ризыкланабыз, ифтар кылабыз. Ураза тотканда тәнебездә бозылган күзәнәкләр яңалары белән алышына, барча әгъзаларыбыз савыга, тәнебез чистарына. Тәнебез генә түгел, җаныбыз да пакьләнә.
 
Уразада ничек туклану хәерле соң?
 
Сәхәрдә, ашарга 20-25 минут кала, ике стакан авыз пешмәслек кайнаррак су эчеп куябыз. Хәзинәдә өйдә ясалган алма серкәсе булса, бер стакан суга бер аш кашыгы алма серкәсе салып эчсәк яхшы. Сәхәрдә бәрәкәт бар, ди Китап. Сәхәр ризыгы, хәлеңә карап, җиңелчә дә, туклыклы, аксымга бай булырга да мөмкин. Кем өчендер сәхәрдә су эчеп кую да җитә. Кемдер сәхәрдә туклыклы ризыклар ашар. Матур ит кисәге белән шулпа,  яки балык, йә күкәй, яхшы сыр, өйдә ясалган катык кебек ризыклар ашауны өстен күрер. Су эчеп кенә дә уразаны җиңел генә тотарга мөмкин. Сәхәрдә яхшы итеп ашаучы кеше дә уразада кыенлык сизмәскә мөмкин. 
 
Әмма шикәр һәм җиңел углеводлар ашаган очракта организм хәлсезләнә, чөнки күп калий югала. Натрий, калий балансы бозыла. Шул сәбәпле, ураза тоту кыен булачак
 
Тән саулыгы өчен ифтарда ничек тукланырга? 
 
Сөннәт буенча хөрмә җимеше яки су, яисә тоз кабып авыз ачарга була. Ифтарны бер аш кашыгы алма серкәсе салынган бер стакан кайнар су эчүдән башлау ашказаны әчелеген яхшыртырга ярдәм итәчәк. Намаз укыганчы 10-15 минут вакыт үтә.  Аннары ашарга була. Яхшы ит шулпасына, балык, йомырка, сыйфатлы сырлар кебек, аксымлы ризыкларга өстенлек бирергә кирәк. Бу туклыклы ризыклар янына яшел үлән, яфраклы салатлар, әчетеп тозланган яшелчәләр, өйдә ясалган катык булса, ашказаны эшчәнлегендә проблемалар булмас. Әлбәттә, санап үтелгән ризыкларның бөтенесен дә ашарга димибез. Йә берсен, йә икенчесен ашарга була. Күп ашау беркайчан да хупланмаган. Ашказаны тулган хәлендә ризыкның изелүе һәм эшкәртелүе зәгыйфьләнә. 
 
Җиңел углеводлар һәм шикәр ашау, әйтеп үткәндәгечә, хәлсезлек тудыра. Камыр ризыкларыннан тыелганда, ураза сәламәтлекне ныгыта. Еш кына күпләр бәхәскә керәләр. Нәрсә хакына? Уразаны Аллаһ ризалыгы өчен ниятләү кирәклеген һәр ураза тотучы белә. Ник әле аны сәламәтлекне ныгыта торган рацион белән тотмаска соң? Сәламәтлекне сакларга омтылу да әҗерле эш. 
 
Өстәл бизәге – чи җиләк-җимешләрне ач карынга ашау хәерле. Ләкин аш, ит һәм башка ризыкларны ашаганнан соң җиләк-җимешләр ашау эчне күптерә, ризыкның эшкәртелүенә зыян итә. Хәтта чи алма эчтә газлар җыелуга сәбәп булырга мөмкин. 
 
Эчемлекләргә килгәндә, кипкән җимешләр белән үлән чәйләре эчәргә була. Ромашка, мелисса, кырлыган, мәтрүшкә чәйләре, кара чәйдән аермалы буларак, йокыга зыян итмәячәк. Яшел чәй көндез файдалы булса да, кичке якта йокыны качырырга мөмкин. Чишмә суы ифтарда иң яхшы эчемлек. Организмда фильтр ролен үтәүче бөер чиста су ярата. 
 
Шулай итеп, рационыбызны туклыклы матдәләргә бай ризыклар һәм чиста су тәшкил итсә, уразабыз сәламәтлек өчен шифалы булыр. 
Бу безгә хәлсезләнмичә, кәеф күтәренкелеген югалтмыйча ураза тотарга ярдәм итәр.
 
Рушания Минсәгыйрова
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 08.03.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»