|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.03.2024 Хәвеф-хәтәр
Казан янында шартлаткыч тутырып килүче машина Хабаровскидан килгәнМ7юлында Идел аша күпер каршында торган Юл патруль хзезмәте постында ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильне туктаткан. Тикшерү барышында Ford C-MAX автомобиленең шартлаткычлар белән шыплап тутырылган булуы ачыкланган. Хабаровскидан 64 яшьлек ир-ат куркыныч йөкне Мәскәүдән туган шәһәренә алып барган.
«Татар-информ»га билгеле булганча, полимер материалдан булган 20 цилиндрда барлыгы 8,8 кг гексоген һәм тротил катнашмасы булган.
Ир-атны тоткарлаганнар, хәзер хокук саклау органнары аның кая һәм нинди максат белән шартлаткыч алып баруын ачыклый.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|