|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.03.2024 Җәмгыять
Татарстанда -24 градуска кадәр салкынайтаПәнҗешәмбе, 7 мартта, Татарстанда салкынайтыр дип көтелә. Төнлә һава температурасы -19..-24 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана, төнлә явым-төшем ихтималы аз. Иртән һәм көндез урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Шулай ук көндез җил тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитү ихтимал.
Төнлә һава температурасы -12..-17 градус була, әмма аязганда -19..-24 градуска кадәр төшүе көтелә. Көндез һава температурасы -2..-7 градус фаразлана. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин, дип яза Татар-информ.
--- |
Иң күп укылган
|