поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.03.2024 Җәмгыять

Әгәр белгән булсам…Тупланма пенсияне нишләтергә?

Ерак әле… Пенсия турында сүз чыккач, бүген дөнья йөген җигелеп тартучы урта яшьтәгеләр әнә шулай дип кенә кул селти. Күпчелек тупланма пенсия турында да берни белми. Югыйсә, ул күбебездә бар. Алай гына да түгел, тупланма пенсия кеше вафат булгач та юкка чыкмый, ди белгечләр.

Киләчәктә коры пенсиягә генә утырып калмас өчен нишләргә? Тупланма пенсияне кайчан һәм ничек алырга мөмкин? Без әнә шул сорауларга җавап эзләдек. «Үзе күчеп йөри» Билгеле булганча, дәүләт тарафыннан картлык буенча түләнә торган пенсия ике өлештән тора.

Болар – пенсиянең иминият өлеше һәм тупланма акча. Әнә шул ике күрсәткечне кушасың да, булачак пенсияң килеп чыга. Акчаның иминиятләштерелгән өлеше рәсми рәвештә эшләгән еллардан туплана. Шуңа күрә ул эш стажына һәм хезмәт хакы күләменә бәйле. Билгеле булганча, хезмәт хакының 22 проценты күләмендә акча Пенсия фондына күчерелә. Шунысын да искәртик: бу акча айлык хезмәт хакыннан тотылмый. Ул эш бирүче оешма хисабыннан түләнә. 2002 елда пенсия системасына яңалык керде һәм Пенсия фондына күчерелгән акчаның бер өлеше (16 проценты) – иминият пенсиясенә, ә калганы (6 процент) тупланма пенсиягә китә башлады.

Тик бу эш 2014 елда туктатылды. Гади тел белән әйткәндә, хәзер хезмәткәрләр өчен күчерелә торган акча алдагы кебек икегә бүленми, 22 процентның барысы да иминият пенсиясенә китә. Пенсиянең тупланма өлеше «катырылган» дигән сүзләр әнә шуннан чыккан да инде. Дөреслектә, бу акча юкка да чыкмаган, катырылмаган да. Илдә пенсиянең тупланма өлешенә мораторий гамәлдә. Федераль канун нигезендә ул 2025 елга кадәр озайтылды. Ә моңарчы тупланма өлештә җыелган акча ни хәлдә? Баксаң, яшенә күрә пенсия турында уйларга ашыкмаучыларның күбесен бу сорау гомумән борчымый икән.

Халык арасында үткәрелгән соңгы сораштыруда катнашучыларның өчтән икесе пенсиянең тупланма өлеше кайда саклануын, күпме икәнен белмәвен әйткән. «Бу хакта уйлаганым да юк. Ничәдер ел элек өйгә килеп бик үгетләгәч, тупланма өлешне исеме дә истә калмаган бер оешмага күчергән идем. Хәзер ул анда да түгел инде. Бер җирдән икенчесенә күчеп йөри. Ел азагында, пенсиягезнең тупланма өлеше фәлән оешмада, дип хат җибәрәләр. Аның күләме турында да кызыксынганым юк», – ди башкалада укытучы булып эшләүче Ләйсән Рәфыйкова. Мәсьәләгә ачыклык кертүләрен сорап, Россия Социаль фондының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иттек. – Гамәлдәге мораторий моңарчы җыелган акчаны төрле фондларга күчерү мөмкинлегенә берничек тә комачау итми. Тупланма өлештә җыелган акчаны нишләтергә икәнен һәркем үзе хәл итә. Пенсия акчасыннан аермалы буларак, тупланма өлеш дәүләт тарафыннан индексацияләнми. Аннан керем генә алырга мөмкин. Элек тупланма өлешне пенсиягә чыккач кына алырга ярый иде. Хәзер мондый мөмкинлек 55 яшь тулган хатын-кызларга һәм 60 яшь тулган ир-атларга бирелә. Дөрес, моның өчен тиешле шартлар үтәлергә, ягъни 28,2 шәхси пенсия коэффициенты һәм кимендә 15 ел эш стажы булырга тиеш. Суммасына карап, тупланма өлеш берьюлы (әгәр җыелган акча иминият пенсиясенең 5 процентыннан да кимрәк икән, ул берьюлы бирелә. – Ред.) яки өлешләп түләнә, – дип аңлаттылар идарәдә.

Җиде кат уйлыйсы

Тупланма өлеш турындагы мәгълүматны Социаль фонд яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша алырга мөмкин. «ВТ» хәбәрчесенең тупланма өлеше, мәсәлән, бер дә ишетмәгән «Эволюция» Дәүләтнеке булмаган пенсия фондында булып чыкты. Пенсия фонды белгечләре әйтүенчә, моңа әллә ни гаҗәпләнәсе юк. Бүген пенсиянең тупланма өлешенә бәйле алдау очраклары шактый икән. Кайбер кибетләрдә товарны кредитка алганда, пенсия акчасын Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерүне мәҗбүри шарт итеп куялар. «Алтын» пенсия вәгъдә итүчеләр ишек шакырга да мөмкин. Алдап-йолдап, тупланма өлешне ниндидер оешмага күчерергә үгетлиләр дә суга төшкәндәй юк булалар. Озын сүзнең кыскасы, документлар имзлаганда, шикле тәкъдимнәр алганда игътибарлы булырга киңәш итәбез. – Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының үз сайтлары бар. Анда оешма турында бөтен мәгълүматны табарга мөмкин. Тупланма пенсияне дәүләтнеке булмаган фондка күчерү өчен, иң элек аның Иминиятләштерелгән затларның хокукларын гарантияләү системасына керү-кермәвенә (бүген әлеге исемлектә 28 Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды һәм 12 идарәче оешма бар. – Ред.), эш тәҗрибәсенә һәм тупланма өлешне инвестицияләп күпме табыш алуына игътибар итәргә кирәк. Сезнең акча белән эш итүче оешма ошамый икән, икенчесенә күчәргә дә мөмкин, – диделәр Россия Социаль фондының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Тик бу эшнең дә җае бар. Булачак пенсияне арттырам дип, пенсиянең тупланма өлешен ел саен бер фондтан икенчесенә күчерергә киңәш ителми. Моны бернинди югалтуларсыз биш елга бер тапкыр гына эшләргә ярый. Югыйсә, инвестиция керемнәре фондта калачак. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының Иминиятләштерелгән затларның хокукларын гарантияләү системасына керүе нәрсә дигән сүз? Оешма ябылган очракта, гарантияләү системасы Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерелгән тупланма өлешнең төп суммасын кире кайтару мөмкинлеген тәэмин итә. Ягъни фондка бирелгән акча югалмый. Ә менә инвестиция рәвешендә алган керем «яначак». Иртәрәк кирәк Тупланма өлеш кеше үлгәч тә юкка чыкмый. Рәсми мәгълүматларга караганда, узган ел Социаль фондның Татарстан буенча бүлеге вафат булганнарның 2,5 мең варисына 122,8 миллион сум (!) акча күчергән. Мирас итеп күпме акча алырга мөмкин? Әлеге сорауга җавап эзләп, «ВТ» хәбәрчесе 1953 елда туып, пенсия яшенә җитмичә, 2008 елда вафат булган әтисенең тупланма пенсиясен белешеп карады.

«Вафат булучының тупланма пенсиясе 2964 сум тәшкил итә. Тик якын кешегез үлгәнгә күп вакыт узган. Шуңа күрә иң элек суд аша тупланма пенсияне алу хокукын кире кайтарырга кирәк булачак. 3 мең сум акча өчен болай йөрү кирәкме?» – диделәр башкаладагы Социаль фонд бүлекчәсендә. Хәзер инде юк. Тик ул заман өчен аз акча булмаган ул. 2002 елда ипи 8 сум торган. Ә ил күләмендә уртача хезмәт хакы 4–5 мең сум тәшкил иткән. Нишләсәң дә, пенсияне иртәрәк уйларга кирәк…

«Гаризаны алты ай эчендә язарга кирәк» Эдуард ВАФИН, Россия Социаль фондының Татарстан буенча идарәчесе: – Тупланма өлеш кеше вафат булганнан соң да юкка чыкмый. Аны алу хокукы кеше үзе исән вакытта язып калдырган гаризада күрсәтелгән кешеләргә бирелә. Мондый гариза булмаган очракта, закон буенча хокукый варислары булып туганнар санала. Беренче чирата – балалар, ир яки хатын, ата-аналар. Икенчесендә – абый-энеләр, апа-сеңелләр, бабайлар һәм әбиләр, оныклар. Алар, тупланма өлешкә бәйле түләүләр турындагы мәгълүматны белү өчен, туганлыкны раслаучы документлар белән Россия Социаль фонды бүлекчәләренә мөрәҗәгать итә ала. Шунысы да мөһим: моны кеше үлгәннән соң алты ай эчендә эшләргә кирәк. Югыйсә, тупланма өлешне суд аша гына алырга мөмкин булачак.

Әлеге тәртип бөтен кешегә дә бер үк. Махсус хәрби операциядә катнашкан вакытта вафат булганнарның варисларына гына кагылмый. Алар өчен тупланма өлешне сорап мөрәҗәгать итү вакыты чикләнмәгән. Исегезгә төшерәбез: тупланма пенсия 1967 елдан соң туган кешеләрдә бар. 2002–2013 елларда рәсми рәвештә керем алулары шарт, әлбәттә. Әгәр эш бирүче 2002–2004 елларда тупланма өлешкә иминият кертеме түләп барган булса, тупланма өлеш 1953–1966 елларда туган ир-атлар һәм 1957–1966 елларда туган хатын-кызларда да бар. Пенсия тупланмасы акчасын алу өчен, Дәүләт хезмәтләре порталы аша Россия Социаль фонды бүлекчәләре яки Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына гариза язарга кирәк. 

Тупланма пенсияне арттыру ысуллары:

– Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән килешү төзергә;

– ана капиталын булачак пенсиягә салырга;

– хезмәт хакыннан билгеле бер күләмдә акча күчереп барырга;

– төрле финанслашу программаларында катнашырга.   

Белеп торыгыз!

Бу елның 1 гыйнварыннан илдә озак вакытка исәпләнгән акча саклау программасы гамәлдә. Анда 18 яшьтән башлап теләге булган һәркем катнаша ала. Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән килешү төзегәндә, беренчел кертем күләмен, аның вакытын һәм суммасын үзең билгелисең. Килешү ким дигәндә 15 елга төзелә. Ягъни түләүләр әнә шул вакыттан соң гына яки хатын-кызларга – 55, ир-атларга 60 яшь тулгач килә башлаячак. 2,8 миллион сумга кадәр җыелган акча иминиятләштереләчәк. Программага тупланма пенсияне күчерергә рөхсәт ителә.

 
 

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.03.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»