|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2024 Авыл
Авылда бала тапканнарга 100 мең сум биреләме?"Авыл җирендә яшәп, 25 яшенә кадәр бала тапканнарга — 50 мең, 29 яшенә хәтле тудырганнарга 100 мең сум күләмендә акча бирелә иде. Өч-дүрт ел элек ул закон гамәлдә булды. Оныгым 28 яшендә икенче баласын тапты. Хәзер ул акча биреләме?" - дип сорый Кайбыч районыннан Гөлнара. Кайбыч районының социаль яклау үзәгеннән болай дип аңлаттылар:
— Бу программа әле дә гамәлдә. Әмма икенче бала өчен мондый түләү юк. Беренче баласын 25 яшькә хәтле тапканнарга — 50 мең, өченче сабыен 29 яше тулып өлгергәнче алып кайтканнарга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр пособие бирелә. Шунысы бар: программа авыл җирендә яшәүчеләргә генә кагыла һәм анда өч ел теркәлеп торган булуы шарт.
--- |
Иң күп укылган
|