|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2024 Фаҗига
Туган көнен билгеләп үткән көнне сигезенче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп үлгәнКазанда сигезенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән 29 яшьлек хатын - кыз һәлак булган. Фаҗига 5 март көнне иртән Баруди урамындагы йортларның берсендә булган. Мәрхүмә хатын бу фатирда әнисе һәм абыйсы белән яшәүче таныш егете янына туган көнен үткәрер өчен кунакка килгән. Фаҗига вакытында егетнең абыйсы күрше бүлмәдә, ә хуҗабикә ханымның эштә чагы була.
Яшьләр аш бүлмәсендә исерткеч эчемлекләр кулланган, берара алар арасында бәхәс килеп чыккан. Ир-ат сөйгәненең китүен сораган. Хатын-кыз балконга чыккан, ә ир кеше аш бүлмәсендә калган. Тиздән абыйсының кычкыруын ишетеп, балконга йөгерә һәм сөйгәненең юклыгын күрә...
Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|