поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.03.2024 Җәмгыять

«Теге тәрегә әйт, өйне саттырмасын»

Һәр авылның бер юләре була, диләр. Алтылы-бишле диләр бугай андыйлар турында. Безнең авылга Миннук ияртеп кайткан керәшен хатыны Аннюкның да акыл ягы саерак иде бугай. Ир кәмәше баштан ук эчәргә яраткандыр күрәсең, тора-салып бигүк тулы булмаган кызга күзе төшмәс иде.

Өч кызлары туды: Мәйсәрә, Миңзифа, Роза. Миңнулла белән бергә бик озак яшәмәделәр кебек. “Исерек Миннук” булып аръякта ялгыз яшәп үлеп китте ул. Өч кыз белән Аннюк (Анна) безнең урамда тордылар. Үскәндә бездән арткан киемнәрне ул балаларга бирә идек. Алардан – янәшәдәге ерым-чокырга. Кием юып мәшәкатьләнми диләр иде аларны. Соңрак, үсеп буйга җиткәч, авылга кунакка гына кайта башлагач, гел бер күренешкә тап була идем: ана үрдәк кебек эре-эре адымнар белән, бераз уңга-сулга чайкалгалап Аннюк атлый, аның артыннан – кызлары.
 
Барысының да аяк атлаулары бер төрлерәк – аналарынча. Киенү рәвеше дә – Аннюкча: берничә үлчәмгә озын күлмәк-итәк, яки ирләр чалбары. Киемнәре әллә гел кара-көрән-көлсу төстә, әллә шулай керләнеп беткән – аерырлык түгел. “Аннюк кызымы әллә син”, “Аннюк кебек” дигән сүзләр иң күңелгә тия торган, иң үтемле сүзләр иде. Андый чагыштыруны ишетмәс өчен бөтен көчеңне биреп тырышасың.
 
Соңрак алар безнең урамнан аръякка күченделәр. Үзләре күчкәнче ялт итеп торган йортны озакламый тәрәзә пыялалары ватылып, өлгеләре кыйшайган хәлгә китереп бетерделәр. Өйдә ир-ат булмагач, ир-ат эшен дә үзләре эшли иде алар. Ләкин – “Аннюкча”! Алар өчен матурлык төшенчәсе юк иде сыман. Эреле-ваклы, кайсы озын, кайсы кыска такталардан тоткан коймалары озак еллар урам ямен бозып торды әле. Хәер, хәзер инде кеше яшәмәгән йорт үзе дә бик кызганыч хәлдә: аңардан ниндидер мескенлек, караңгылык, шыксызлык исе аңкый. Бер генә яклары белән шаккаттыра иде алар. Үгез үстерсәләр – алпавыт үгезе кебек иләмсез зур, каз асрасалар, тирә-күршеләрнекеннән бермә-бер зуррак була иде! Дүртесе дә фермада эшләде. Азыкны мул итеп алып кайталар иде. Моның өчен аларга сүз әйтүче дә юк иде кебек.
 
Моннан берәр ел элек Аннюк үлеп киткән. Аңа кадәр инсульт булып, шактый гына урын өстендә яткан. Мәйсәрәләре дә авырлык белән генә йөри башлаган: салкыннарда лыштыр-лыштыр яланаякка резин итек сөйрәүләрнең касәфәтедер инде. 
 
Кыскасы, силсәвиттә кызларны интернатка урнаштыру кулайрак булыр дигән карарга килгәннәр. Мин боларны ишетеп кенә беләм инде. Бу язмам алар белән интернат-йортта күрешеп кайткан авылдашым исеменнән булыр.
 
*** Көзнең мул төсле көннәре иде. “Талир тәңкә” ансамблебез белән Чистай янындагы “Йолдыз” совхозына интернат-йортка өлкәннәр көне уңаеннан концерт куярга барабыз. Анда безнең авылныкылар да булырга тиеш, диделәр. Әниләре үлгәннән соң урнаштырганнар иде, күзгә-башка күренмәгәннәренә ярты ел буладыр.
 
Сәхнәгә чыгып басуга, тиз генә бөтен залны күзләрем белән айкап чыктым,  тик үзебезнең кызларны – Мәйсәрәләрне күрмәдем. (Шулай “Мәйсәрәләр” яки “Аннюк кызлары”дип әйтергә гадәтләнгән идек без аларны).
 
Концертыбызны башладык. Беренче җыр тәмамланып килгәндә, залда ниндидер ыгы-зыгы сизелеп алды. Ул да булмады, ике кыз торып басып безгә кул изи башладылар. Миңзифа белән Роза! Үзебезнекеләр! Аларны тынычландырып, утырып тыңларга күндерделәр булса кирәк. Кызлар утырды. Инде без дә үзебез җырлыйбыз, үзебез әледән-әле ул якка карыйбыз.
 
Яз да сайрый, көз дә сайрый
Бер нәни кош бакчамда.
Шул кошны сагынып кайтам
Кая гына барсам да.
 
Күрәм: кызлар елый. Аларны караучыдыр инде, бер ак яулыклы апа яннарына килеп, ниндидер сүзләр пышылдады.
Мин гашыйк илемдә үскән
Талларның барчасына.
Үз илемдә ямьле миңа 
 
Бәрәңге бакчасы да.
Безнең җырлар агыла торды. Җырларны биюләр алмаштырды. Шаян кызларыбыз (алтмышта да, җитмештә дә кызлар инде без) такмаклар сиптерде.
Залдагыларның күңеле күтәренке – берничәсе шаян көйгә бии дә башлады. Аларга башкалар кушылды. Туйда бии тукмак та, дип юкка әйтмәгәннәр шул инде. Шаян көйгә биемичә түзеп кара!
 
Карыйм: кызларыбыз һаман елый. Күңелем тулды. Йа Хода! Бу балакайлар сагына бит – күңелләрен сагыш биләгән, авыл турында уйлыйлардыр инде.
 
Бераздан мин залга төшеп аппаратура артына утырдым. Шуны гына көткәннәр диярсең, инде түземлекләре беткән, сабыр савытлары тулган күрәсең, ике кызыбыз да йөгереп минем яныма килеп утырды. Ярый әле, тиешле көйне куеп өлгергән идем, икесе ике яктан муеныма асылындылар да мине кочакларга, үбәргә тотындылар. Әле берсе башымны үз ягына бора да үбә, әле икенчесе. Икесе дә туктаусыз елый. Түз генә!
-Сагындыгызмы, кызлар? – дим. Ни әйтәсең инде бу вакытта?
-Э-э-э ... 
 
Розаның теле юк бит, ул ымнар белән сагынуын аңлатырга маташа.
- Сагындык, - диде Миңзифа. Күзләре елаудан кызарып беткән. – Җәйгә кайтабыз без, - дип өстәде аннары, ышанычлы тавыш белән. – Теге тәрегә әйт, өйне саттырмасын.
“Теге тәре” дигәне аларны интернатка урнаштырган силсәвит рәисе булырга тиеш. И бахырлар!
 
Өс-башлары чип-чиста. Авылда чакта яннарына якын килерлек булмый иде бит, сасы ис борынны ярып керә иде. Алардан соң клубның бөтен тәрәзәләрен ачып җилләтерлек була иде. 
Шаулый урман, шаулый урман
Җилләр искәндә.
Сагындыра туган авылым
Искә төшкәндә.
 
Йа Хода! Туган авылыбызда яшәп туган авыл турында җырлаганда, читтә яшәргә мәҗбүр булганнарның хисләрен тырнак очы кадәр дә аңламаганмын икән бит мин. Икесе ике ягыма сыенып яшь түккән кызларның җирсүләрен хәзер генә үз бәгырем аша үткәргән кебек булдым. Әлегәчә тыелып торган күңел буам ерылды – инде аларга кушылып мин елыйм. Күрәм – сәхнә кырыендагы кызларның да кайсы көчкә тыелып тора, кайсылары яшьләрен сөрткәләп куя. Сытылырга ярамый! Әле безнең концертны куеп бетерәсебез бар. 
 
Берзаман ир-егетләребез бию көйләре сиптерә башлады. Зал мәш килеп бии, кул чаба, кемнәрдер утырган урыннарыннан тыпырдый! Мин, кызларны көч-хәл белән үземнән аерып, сәхнә артына кердем. 
- Нәрсә булды? Нигә номерны алмаштырдыгыз?
- Бераз сүтелеп киттек, хәзер тынычланабыз.
 
Баксаң, залда безнең елашканны күреп күңелләре тулган икән кызларым-әбиләремнең. 
-Тиленең дә җаны бар шул.
- Тиле түгел бит алар, юньле тәрбия күрсәләр, алай булмас та иделәр.
- Аның Миңзифасы мәктәптә укырга да тиеш булган, диләр. Аннюк укытмаган.
- Кечкенәдән Ялтанга илтсәләр, бәлки бөтенләй башкача булырлар иде.
 
- Кемнең баласын чит-ят җиргә илтеп куясы килсен.
- Бала бала шул инде.
- Мәйсәрәне күрмәдегезме?
- Анысы күренмәде шул.
 
- Бигрәк елашалар инде бәбекәйләрем.
- Кайтасылары киләдер.
- Гомер буе авылдан чыкмый яшәгән бит алар...
“Кызларым” мышык-мышык килеп Аннюк кызларын сөйләшеп утыралар.
 
Дөнья күргән, тормышның ачысын да, төчесен дә татыган апаларым үзләрен тиз кулга алды. Иннек, кершәннәр хәрәкәткә килде. 
Мин аска төшеп киттем. Роза белән Миңзифа кайда калган булсалалар, шунда утыралар. Бераз тынычланганнар кебек. 
- Безне алып кайтасыңмы? - Миңзифа ниндидер яшерен өмет белән миңа карады.
- Э-э-э-э... – Аңа Роза кушылды. Аннары шулкадәр якын итеп битемнән сыйпап куйды. Инде яшемне күрсәтми түзәрмен дигән идем, юк икән – күзләремне яшь пәрдәсе томалады. 
 
- Җибәрмәсләр шул сезне безнең белән, - дидем. - Сезгә монда яхшырак булыр, - диясе идем дә дәшмәдем. 
-Без барыбер кайтабыз! Җәйгә! – диде Миңзифа. – Теге тәрегә әйтегез, сатмасын безнең йортны!
 
Миңзифа, үз йортыннан аерылу ачысына түзәлмичә, бөтен ачуын аларны бирегә илткән силсәвит рәисенә күчерде бугай. Тешләрен кысып, битеннән тәгәрәшкән яшьләрен сөртеп атты.
 
...Кызлар белән ничек саубуллашуыбызны сөйләп тормыйм. Сөйләп булмый аны. Мәйсәрәне күрә алмадык: авырый, гриппка охшаган, сезгә дә иярмәсен, диделәр. 
Автобусыбыз кузгалып киткәндә, беребез тәрәзәдән йөзе сулган бер хатын карап торуын күреп алды.
- Мәйсәрә түгелме соң бу, кызлар, карагыз әле.
- Инвалид креслосында утыра бугай, шулдыр ахры.
- Әйе, әнә кемдер тәрәзәгә якынрак китерде.
 
Без барыбыз да шул якка карадык. Мәйсәрә иде шул. Ул да безне таныды, хәлсез генә кулын изәп куйды. Аннары сыгылып төште. Без куркып киттек.
- Егылдымы әллә?
- Юк, елый бугай ул, кызлар.
- И бәбекәем.
- Сагынадыр инде ул да.
- Алла сакласын, кызлар. Үз өеңдә якыннарың янында яшәргә язсын.
- Амин!
- Бигрәк жәл шул...
 
Без Мәйсәрәнең башын күтәрүен күреп, аңа дәррәү кул изәдек. Автобусыбыз кузгалып китте. Бер кочак рәхмәт сүзләре, бер олау сагыш төяп кайтып киттек без бу йорттан.
 
Тагын килергә вәгъдә биреп киттек. Безне монда көтәләр. Безне монда кемнәрдер гомерләренең ахырларына кадәр көтәчәк...
 
Лилия Фәттахова
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 05.03.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»