|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2024 Криминал
Яшел Үзәндә 52 яшьлек хатын "трейдерлар" корбаны булган - 2 млн акчасын биргәнТатарстанда яшәүче хатын-кыз отышлы инвестицияләр тәкъдим итүче мошенниклар корбаны булган. Яшел Үзән пенсионеры ялган трейдерларга ышанып, 2 млн сумнан артык акчасын югалткан. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, 52 яшьлек хатын-кыз, интернетта инвестицияләр турында белдерү күрә һәм озак уйланмыйча, үз мәгълүматларын тәкъдим ителгән сайтта калдыра.
Тиздән аның белән брокерлык компаниясе хезмәткәре элемтәгә керә, ул аңа зур сумма акча керткәндә табыш алуның "файдалы" схемасын тәкъдим итә. Хатын, зур табыш өмет итеп, барлык акчаларын җыя, шулай ук танышларыннан да ала һәм акчаны күрсәтелгән счетка күчерә.
Соңрак аның мошенниклар корбаны булуы ачыклана, гомуми зыян 2 млн сумнан артып китә. Хәзер тикшерү бара, алдау факты буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|