|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2024 Фаҗига
Мамадыш районында 67 яшьлек хатын-кыз өстенә печән төргәге төшеп һәлак булганКичә Мамадыш районының Түбән Яке авылында 67 яшьлек хатын-кыз печән төргәге төшкән. Ул шунда ук һәлак булган. Шәмсегөл Ганиева ире Рафаэль абый соңлап кына кавышып, өч бала үстергән. Кызганыч, инде ире моннан берничә ел вафат булган. Ике баласы үз тормышы белән яшәгән. Авылдашлары Шәмсегөл апаны бик тырыш иде дип искә ала. – Җәй буе җиләк сатты, көзен гөмбә. Күп итеп маллар тота иде. Сыерын да бетермәде. Авыл янындагы “Сайкичү” базарында эшләүчеләрне һәр көн саен сөт белән тәэмин итеп торды, – ди алар. – Бик кызганыч. Апабыз өстенә печән төргәне төшкән. Әле бит яшисе дә яшисе иде үзенә. Бар тормышы җитеш иде. Урыны оҗмахта булсын инде, – ди туганы Венера. Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|