|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2024 Хәвеф-хәтәр
Коега егылып төшкән ике баланы коткарганнарЧистайда ике малай кар белән капланган коега төшеп киткән. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә. Социаль челтәрләрдә 4 һәм 6 яшьлек ике баланың кар белән капланган коега төшеп китүе турында хәбәрләр чыккан иде. Балалар курыккан, аларның әнисе кешеләрне ярдәмгә чакыра башлаган. Бәхеткә, узып баручы ир-ат ярдәмгә килә, ул машинадан аркан алып малайларны чыгара башлый. Балаларга кирәкле ярдәмне күрсәтәләр, дип яза татар-информ.
Тикшерүчеләр «Ваемсызлык» маддәсе буенча эш кузгаткан. Тикшерү эшләре бара.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|