|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2024 Җәмгыять
Әбҗәлил районында биш яшьлек бала батып үлгәнБашкортстанда бассейнда 5 яшьлек бала гәүдәсе табылган. Әлегә билгеле булуынча, кичә, 2 март кичендә, малай әнисе һәм үзеннән өлкәнрәк өч бертуганы белән бассейнга килгән. Күпмедер вакыттан соң 2018 елгы малайның яшәү билгеләре булмаган гәүдәсен судан чыгарганнар. Прокуратурада хәбәр итүләренчә, әлеге вакытта Әбҗәлил районы прокуратурасында физкультура-сәламәтләндерү комплексының аквазонасында теркәлгән бәхетсезлек очрагы буенча тикшерү оештырылган. Вакыйга урынына район прокуроры вазифасын башкаручы Рөстәм Ишмөхәммәттов килгән булган.
Аскар авылында бассейнда кечкенә баланың үлеме факты буенча РФ ҖК 109 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган (саксызлык аркасында үлемгә китерү). Вакыйга урынын тикшергәннәр, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, шаһитлар һәм физкультура-сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләреннән сорау алалар, тикшерү барышында баланың әнисе, шулай ук комплекс территориясендә иминлекне тәэмин итү өчен җаваплыларга хокукый бәя биреләчәк, дип хәбәр иттеләр Русия Тикшерү комитетының БР буенча матбугат хезмәтендә.
Чыганак: bashinform.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|