|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2024 Криминал
Бөгелмәдә 53 яшьлек хатын-кызның башын яндырганнарБөгелмәдә кәеф-сафа корып утыру күңелсез тәмамланган. Салмыш ир өйдәшенең башына ут төрткән. Хатын-кызны төрле дәрәҗәдәге баш һәм күз янулары белән хастаханәгә китергәннәр. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, хәзер әлеге ир-ат 53 яшьлек хатын-кызны үтерергә маташуда гаепләнә. Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий АиФ-Казанга белдерүенчә, вакыйга 2024 елның 15 февралендә пар бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкән вакытта булган. Яндыручы җинаять кылуда катнашын таныган. Суд аны сак астына алырга карар иткән.
Фото: pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|