|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2024 Фаҗига
Боз астында һәлак булган кеше Татарстан егете булып чыктыБүген төнлә Уфа елгасында, Башкортстан Республикасының Нуриман районындагы Кызыл чишмә авылы янында, Татарстаннан килгән балыкчының мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр. Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат елгада боз астыннан балык тоту белән шөгыльләнгән. Аны судан якында балык тотучы шаһитлар чыгарган, әмма ул инде яшәү билгеләре күрсәтмәгән. 38 яшьлек ир-ат боз астына йөзеп кергән һәм кире әйләнеп чыга алмаган булуы ихтимал, дип яза Татар-информ.
Коткаручылар ир-атны транспортировкалауда ярдәм иткән. Табиблар аның үлемен раслаган, диелә хәбәрдә.
--- |
Иң күп укылган
|