поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.03.2024 Шоу-бизнес

Илсур Мортаза: Халык "артист булды да баеды" ди. Көнләшәләр, күпсенәләр. Ә сезгә кем комачаулады соң, аның кебек булырга?

Алып баручы, җырлар авторы, сценарист, режиссер, театр артисты, рәссам Илсур Мортаза белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

– Рәссам белемен алгансыз икән. Эстрадага кереп китүнең сәбәбе нәрсәдә?
– Рәссамга укырга баруның да, эстрадага аяк басуымның да сәбәпчесе – Фирзәр Мортазин. Абый миннән 9 ел алдан Лениногорск педагогия көллиятендә музыка бүлеген тәмамлады. Аанда ике бүлек, музыка һәм художество бүлеге. Миңа да шунда укырга керергә тәкъдим итте. Укырга керергә язуларны тапшырырга барган идек, абитуриентлар ясаган рәсемнәрне күргәч: “Мин болай ясый алмыйм”, – дидем. Абый борчылмаска кушты, җаен таптык. Шул уку йортын тәмамлаган күрше авылныкы Айрат абыйга барып имтиханнарга әзерләндем. Әйбәт кенә укып бетердем. Армиядән кайтканда абый популяр булып куйган иде. Минем бер ай диярлек нәрсә эшләргә белмичә йөргән вакыт. 2 ел хәрби хезмәт үзенекен иттә бит, андагы тормышка ияләшәсең. Ә авылга кайткач, барысын да янәдән җайларга кирәк. Авылны күргәч, кире борылып китәсе килде. Күн итек киеп өйрәнгәч, хәтта йомшак аяк киеменә күнегә яңадан күнегәсе булды. Абый бу халәтемне сизеп алган күрәсең: “Буталып йөргәнче акча эшләрсең, дөнья күрерсең”, – дип әйтте дә тавыш операторы итеп алды. Шуннан сәхнәгә гашыйк булдым. “Абыең күләгәсе астында үсә алырсыңмы?” - диючеләр дә булды. Тәҗрибә туплагач, сәхнәдә алып баручы булып чыгыш ясый башладым. Вакыты җиткәч, тормыш барысын да үз урынына куя икән.

– Күп еллар Зәйнәп-Зөфәр белән эшләдегез. Салават Фәтхетдинов концертларын алып бардыгыз бугай...
– Салаватта бер сезон эшләдем. “Салават поезды” дигән программа ясадым. Гамил Әсхадулла белән икәү алып баручы булдык. Аннан китәргә туры килде. Бер казанга ике тәкә башы сыймый диләр бит. Икебез дә кызу. Барыбер кайберәүләр мине “Фирзәр энесе, аның күләгәсе” итеп кабул итте. Салават та миндә аерым шәхес күреп бетермәгәндер булса кирәк. Үземнең дә әле яшьрәк чагым, түзеп тә бетерә алмаганмындыр. 

– “Фирзәр күләгәсе” дип әйтүчеләргә килгәндә?..
– Әйткәнемчә, андый кешеләр очраштыргалады. “Нишләп җәяү йөрисең? Абыең машина алып бирмәдемени?” – дип әйтәләр иде. Аның бит үз тормышы, үз гаиләсе бар. Ни өчен абый миңа машина алып бирсен әле? Үзем эшләп алдым. Фирзәр – ул аерым шәхес. Бездә бит җыр сәнгате халыкта яхшырак бәяләнә. Алып баручыны тамашачы кайсыдыр җырчыга бәйләп кенә күз алдына китерә.

– Татарлар көләргә ярата бит...
– Күпвакыт тамашачы чәйнәп каптыргач та, йотарга ярдәм иткәнен көтә. Сәхнәдә мәзәк сөйләгәндә, кайчак залда утыручылар телевизор да карамый, дөньядагы хәл белән дә кызыксынмый кебек тоела. Примитив юморны кабул итү җиңел инде сүз дә юк. Шунысы хак: безнең тамашачыга бәреп әйтергә кирәк.

– Хәзер күп артистлар концертларын үзләре алып бара. Кайвакыт билдән түбән юморны да телгә алалар. Моңа нинди мөнәсәбәттә?
– Халык үзе дә шуны таләп итә бит. Син көн кадагында булган җитди мәсьәләләргә шаяртсаң, аны аңлаучылар бермә-бер аз. Ә билдән түбән юморны ишеткәч: “Әй, оятсыз”, - дип әйтәләр, ләкин читкә борылып көләләр.

– Нишләп алай?
– Безнең менталитет шундый. Акча табарга, санарга өйрәндем – шул җитә дип уйлыйбыз. Ә рухи үсешкә бик салкын карыйбыз, тормыш дәверендә үз өстендә үсәргә теләмибез. “Мин бөтенесен беләм”, - дип уйлый башлыйбыз. Гомер буе укысаң да, бөтен әйберне белү мөмкин түгел. Халыкны кимсетеп, үземне даһилар рәтенә кертәсем килми, дөрес аңлагыз. Дөньяда мин белмәгән, аңламаган әйберләр көннән-көн арта. Улыма 31 яшь тула, хәзер аннан киңәш сорыйм. Яшьләр белән аралашырга яратам. Алар мине заманча уйларга өйрәтә. Өлкән буын кешеләренә шул сыйфат җитми. Яшьлекне, яшьләрне кимсетергә тырышканнарны аңламыйм. Яшьләргә, киресенчә, иярергә кирәк. Башкаларның уңышларына сөенү авыр әйбер инде ул. Бер генә мисал: популяр артист бар ди. Гөрләтеп концерт куя, заллары тулы. Шул вакытта: “Артист булдылар да, хәзер байлар”, - ди халык. Көнләшәләр, күпсенәләр. Ә сезгә кем комачаулады соң, аның кебек булырга?

– Хәзер нәрсә белән шөгыльләнәсез?
– Иҗат итүдән туктамыйм. Туристларга татар мохите турында интерактив программа ясыйм. Урысча сөйләп, татарча җырлап милләтебез белән таныштырам. Иҗатташ дусларыбызны җыеп, Мәүлидәнең юбилей концертын оештырып йөрибез. Мин буйсынырга да, җитәкче булырга да яратмыйм, шуңа күрә үземә эшлим. 

– Тормыш иптәшегезгә бер караштан гашыйк булдыгызмы?
– Әйе, дисәм дә буладыр. Без, гомумән, очрашып йөрмәдек. Тормыш кызык әйбер, үзең дә сизмичә каласың сиңа дигәнне китерә дә бирә. Әнкәй: “Өйләнә алмыйча калырсың инде”, - дип борчыла иде. Мәүлидәдән хат килде. “Тагын кемнең кызын алдадың?” - диде әнкәй. Беркемне алдамадым, бу кызны алып кайтыйммы дидем. “Алып кайт”, - диде әнкәй. Менә 32 ел бергә яшибез, шөкер.

– Кайсы сыйфатлары сезне җәлеп итте?
– Күзләр - күңел көзгесе дигән сүзләр бар. Кешенең күзенә карап аның эчке дөньясын аңлый алам. Күп вакыт кеше турында беренче уйлаган фикерем дөрес булып чыга. Мәүлидә тыйнаклыгы, мөләемлеге белән җәлеп итте. Аларның өенә керү белән чисталык, пөхтәлеккә игътибар иттем. Анда булган мохит шундый җылы, рәхәт иде. 

– Авыр мизгелләр дә буладыр, аларны ничек хәл итәсез?
– Гаилә кордың икән, син үзеңнеке генә түгел. Янәшәңдә булган кешеңнең хисләренә дә игътибар итәргә кирәк. Гаиләне саклап калуда иң зур өлеш хатын-кыздан тора. Хатын-кызның күңеле яраланса, кире төзәлми. Ирләр улак янына кайтып ашаган сыер кебек бит. Ә улакны хатын-кыз тутыра, анда ризык кына түгел, билгеле... 

– Сез көнчеме?
– Яшь чакта көнләшкән вакытлар булды инде. Бер дә көнләшмәсәң, кешене яратмыйсың дигән сүз, битараф булу. Көнчелек белән сак эш итәргә кирәк. Авыруга әйләнә күрмәсен. 

– Әңгәмәбез башында: “Мин бик үк җиңел түгел. 130 килограмм”, - дидегез. Бу сәламәтлеккә тәэсир итмиме?
– Пандемия вакытында сәхнәдә эшләү кыен булды. Башка физик эш белән шөгыльләнергә туры килде. Ярты ел Мәскәүдә бер үзем яшәп, эшләдем. Ул вакытта күзгә күренеп ябыктым. Кире кайткач, яңадан үз хәләтемә кайттым. Күп кенә ир-атлар гаилә коргач тазара. Бу хакта да уйландым. Кешенең күңелендә тынычлану, канәгатьләнү хисе туа, шуңа авырлык та арта. 

– Улыгыз Роберт та иҗат өлкәсендә. Аның танылуын телисезме?
– Роберт өч телдә җырлар иҗат итә. Хәзер гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Танылырга теләге бар. Сәләте булмаса, аңа кечкенәдән үк бу ниятеннән тыйган булыр идем. Башкаларга караганда нәрсәдер яхшырак эшли белә икән, нишләп ул беренчелеккә омтылмаска тиеш соң? Әлбәттә, Робертка бары уңышлар гына телибез. Танылу өчен хит җыр кирәк бит. Аның кайчан туасын алдан белеп булмый. 

– Оныгыгызны еш күрәсезме? 
– Мөмкинлек булганда кайтырга тырышалар. Без дә кайвакыт кунакка барабыз. Мин - оныгымның колы инде. Баланың баласы балдан татлы диләр бит. Ул тагын да татлырак икән! Аның “бабайчик” дип эндәшүе күңелләрне эретә. Оливия - ярата һәм яраттыра белә торган кыз. Бәхетле булсын!
 
Фото: https://vk.com/id193723487
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 02.03.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»