|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2024 Хәвеф-хәтәр
Яшел Үзәндә өстенә кар төшкән баланы өлкәннәргә казып чыгарырга туры килгән (ВИДЕО)Прокуратура түбәләрне кардан һәм боздан вакытында чистарту өчен җаваплы Яшел Үзән оешмасының бурычларын үтәүне тикшерә. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев шул хакта хәбәр итә. Ул гаепле вазифаи затларга карата прокурор чаралары күреләчәген өстәде, дип яза Татар-информ.
Билгеле булганча, ике олы кеше һәм бала өстенә өй түбәсеннән зур кар катламы төшә, моны видеода күрергә мөмкин. Баланы кар астыннан өлкәннәргә казып чыгарырга туры килгән.
Яшел Үзән хакимиятендә хәбәр итүләренчә, милекче ачыкланган. Хәзер ул түбәдә һәм янындагы территориядә кар чистарту белән шөгыльләнә.
--- |
Иң күп укылган
|