|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2024 Киңәш-табыш
Малайга – кыз, кызга малай исеме кушарга ярыймы?
Исем кеше тормышында мөһим роль уйный дип сөйләп торсалар да, кайсыбер яшь әти-әниләр балаларына колакка ятышсыз исемнәр сайлый. Алай гына да түгел, малайларга – кыз, кызларга малай исеме кушучылар да бар хәтта... Бу хәл турында Дәүләт Думасында да уйлана башлаганнар. Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет рәисе урынбасары Татьяна Буцкая малайларны – хатын-кыз, кызларны ир-егет исеме белән атауны тыю турында закон проекты әзерләгән дип яза “Известия” басмасы.
Документка аңлатмада язылуынча, соңгы вакытта кешенең затына туры килмәгән исемнәр кушу очраклары арткан. Мәсәлән, яңарак бер кыз балага ата-анасы Михаил (!) дип исем кушкан.
Хәзерге вакытта баланың тууын теркәгәндә сабыйга саннардан, төрле билгеләрдән торган исем бирү тыела. Шулай ук сүгенүне, төрле ранг һәм титулларны аңлаткан сүзләрдән торган исемнәр дә теркәлми. Әмма ЗАГСлар малайларга – кыз, кызларга малай исеме кушуны теркәүне кире кага алмый, ди Буцкая. Аның сүзләренчә, әле закон проекты өстендә эш бара. Бар ягын да җентекле уйларга кирәк, ди депутат.
Әйткәндәй, Башкортстанда да малайларга кызлар исеме кушу очраклары бар. Ата-аналар улларына Эльвира, Амелия һәм Тайла исемнәре сайлаган...
Сез бу хәлгә ничек карыйсыз?
Автор:Язгөл Сафина
--- |
Иң күп укылган
|