поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.03.2024 Дин

«Хаҗдан үз җиребезгә кайткач, бер-ике атналап аңга килә алмый йөрдем»

Хаҗга бардым дип берәүне дә гаҗәпләндереп булмый инде бүген. Бу изге җирләргә самолетта очып та, пароходта йөзеп тә килеп җитеп була.

Әгәр теләгең-ниятең, исәнлегең булса  һәм тиешле суммада акча җыя алсаң... Елына берничә тапкыр хаҗда булган кешеләрне дә беләм.  Хәтта 18 тапкыр Мәккә-Мәдинәне күргән танышларым да бар. Алар белән сөйләшеп утырганда: “Их, безгә дә насыйп булсын иде!” – дип аз теләмәдем.  Ләкин һәркемнең үз хаҗы. Үз вакыты  икән. 
 
Хаҗ дигән сүзне  беренче тапкыр,  мөгаен, китаплардан укыган  булганмындыр. Әдәби әсәрләрдә хаҗга баручылар турында шактый язылган бит. Аннары кайбер авылларда изгеләр кабере дигән урыннар бар. Риваятьләрдән беленгәнчә, аларга ерак хаҗ сәфәреннән кайтканда вафат булган мосафирлар күмелгән. Элек айлар буе,  мең җәфалар күреп, ат-арбаларда барганнар, шуңа гомерләре өзелгәннәре дә аз булмаган.  Хаҗга барырга җыенганнарны “Аллаһ кунаклары “дип олылап йөртә башлыйлар. Бу үтә дә мәртәбәле исем авырлыклар алдында каушап калмаска көч бирә. Монысын үземнән беләм хәзер. 
 
Мин бу изге сәяхәткә адымлап якынлаштым дисәм дә була. Беренче тапкыр зәм-зәм суын каләмдәшем,  игелекле җан Әлмира апа Әдиятуллина авыз итерде миңа. Әйе, ул танышларым арасында беренчеләрдән булып бу фарыз  гамәлне үтәгән кеше. Урыны җәннәт түрләрендә  булсын!
 
Ә инде бик күп мөселманнарга намаз кагыйдәләрен өйрәткән, бу турыда китаплар язып калдырган Рәшидә абыстай Исхакый миңа үзенең күлмәген бүләк итте. Мин: ”Алмыйм!” -  дип ялындырып торганда, “ Хаҗдан кайткан ул. Сиңа да киеп барырга насыйп булсын”, - дип,  үзе төреп сумкама салды. Шуңа да  чемодан тутырганда иң  өскә шушы күлмәкне -  абыстай бүләген салдым. Кәгъбәтулланы 7 тапкыр әйләнгәндә, тәваф кылганда  да рухын сөендерим дип,  шушы  матур күлмәкне кидем. 
 
Хаҗ белән бәйле тагын бер вакыйгам бар  минем. Краснояркий краендагы татар  авылында Һәдия исемле әйбәт дустым яши. Бик талантлы, тырыш ике дөнья өчен дә гамәл кыла белә торган иманлы ханым ул, авылларының абыстае.  Телефоннан бер аралашканда  хаҗга барырга җыенуын әйтте. Мине  дә кодалап карады. Кызыктым, билгеле. Ләкин сәгате сукмаган булгандыр, җыенып чыгып китә алмадым. Ә менә хаҗия дустымны  Мәскәүдә каршы алырга  уйладым да, улым белән юлга кузгалдым.  Дубай самолеты белән төште алар. Бүләк-күчтәнәчләр алмашып, Домодедово  аэропортында өч сәгать сөйләшеп тордык та башка самолетка утыртып өенә озаттык. Иң кадерле бүләге  зәм-зәм суы булды. Менә шулай изге  суны  тамчылап йота- йота, Мәккәгә Кәгъбәтуллага  якынайды бугай юлым. 
    
“Рухият” бүләге 
“Насыйп ризык теш сындырып керә” диләр бит әле, безнең изге җирләргә сәяхәт тә шулайрак булды. Ничектер,  үзеннән-үзе килеп чыкты. Октябрьның 19 ында ТР Язучылар берлеге белән «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы булдырган С. Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе иясе булдым мин. Ул ике елга  бер, шагыйрь-әдипләргә бирелә. Соңгы елларда 50 мең сум иде. Ә узган ел Ходайның хикмәте,  150 мең сум итеп биргәннәр. Картама көтелмәгән зур сумма килеп төшкәч тә:  “Бу бит өмрәлек.  Әйдә барабыз!” - дип,  иремне кодалый башладым. Ә ул җитәкче  кеше, аңа  бөтенесен алдан уйларга кирәк. Юк дисә дә, гаепләп булмый.  “Мин әзер түгел әле”, -  дип икеләнебрәк торды бераз. Ул арада узган елгы көздә хаҗга барган танышым Суфия Кукмарадан  Рәдиф хәзрәт  төркем җыя дип игълан җибәрде. Үзе шуның белән барган: бик  кешелекле,  ярдәмчел хәзрәт, дип мактап туялмады. Ике атналык сәяхәт 155 мең сум тора. Яшәү 4-5 йолдызлы кунакханәләрдә. Чынлап кызыгырлык. Без дә тәвәкәлләргә булдык. Тиешле суммасын түләп куйдык та  китәр көнне көтеп яши башладык. Ләкин...
 
Сынау озак көттермәде 
Хаҗ бик зур  сынаулар  аша бара торган бик серле, бик могҗизалы  сәфәр икән. Башта  оешып килгән төркемебезнең җитәкчеләре хәзрәтләр алмашты. – Безне Теләчедән Исмәгыйль хәзрәт Фәләхов алып барачак булып чыкты. Берсе белән видеоэлемтә аша  аралашып торгач, бу көтелмәгән  алмашу  күңелгә бик рәхәт булмады, билгеле.  Ләкин Аллага тапшырдык. Хәерлесе  булсын дисең инде мондый  вакытта. Тик сынауларның тагын да авыррагы  көтеп торган икән мине. 20 декабрь көнне эштән кайтканда егылып кулымны  сындырдым. Егыла белә идем мин. Әгәр авасымны сизсәм, ничектер җайлырак төшәргә тырыша идем. Ә монда сизми дә калдым. Кемдер төртеп аударган шикелле барып төштем. Икенде-ахшам арасы шайтаннар күп йөри торган вакыт иде шул. “Бармасын, йөрмәсен  хаҗга!” -  дип шул мәлгуньнәр аяк чалды бугай.
 
Әле сынуы да гади генә түгел, катлаулы: сөякләре урыныннан  күчкән. Ярый инде, тәҗрибәле табиблар кулына эләктем.  Рентгенттан карый-карый гипсладылар. Үзебезнең участок травматологы гына: “Бу синең тиз генә, дөрес кенә  төзәлмәскә охшаган... - дип күңелдә шик уятты.  - Операция ясатырга да туры  килмәгәе...” -  диде. Ә мин аңа: “Юк, безнең билетлар алынган. Мәккәгә очабыз”, -  дидем. Ходайның хикмәте  кулымны сындырган көнне  оештыручыларыбыз билетларны барырга да һәм кайтырга да алып куйган булганнар.  Бу бит инде үзе үк артка юл юк дигән сүз. Ә бит, югыйсә, үзәкләремне өзеп сызлаган кулымны кая куярга белми ятканда ”әллә мондый озын авыр юлга чыкмыйкмы?” - дигән уйлар  да башыма килмәде түгел, килде. Ә ирем кистереп ике уйларга урын калдырмаслык итеп: “Ә менә хәзер барабыз инде,  насыйбы шулай булгандыр,” -  диде. 
 
Хыялларның чынга ашкан мәле 
Аллы-гөлле утларын балкытып, Яңа елны  каршыларга җыенган Казаныбызны калдырып, 29 декабрь көнне  Стамбул самолетына утырдык.  5 сәгать очканнан соң Төркиягә төштек. Ләкин самолетыбыз Казаннан ук  бераз соңарып  чыккан иде, шуңа  Җиддага оча торган самолет безне көтеп тормаган, киткән иде. Ә чираттагысы тугыз сәгатьтән соң гына була. Шулай итеп,  аэропортта ирексездән Төркиянең җылы  һавасын сулап утырдык.  Ир-атлар госел коенып, бөтен эчке  киемнәрен  салып, ихрамга  (ике ак җәймә) төренделәр. Аларны бу киемнән күргәч, ничектер,  шомлы булып китте. Бер уйласаң,  кәфен бит инде бу. Кыямәт көн галәмәте дә искә төште. Самолетка да шулай үтеп, бу юлы 4 сәгать  очтык. Җиддадан безне автобуслар   ике сәгать дигәндә бөтен мөселманнар күрергә, ташларына басып йөререгә хыялланган Мәккәгә илтеп җиткерде.  
 
Автобустан төшүгә  битебезгә кайнар һава килеп бәрелде. Кышкы җәйгә эләктек. Чүл бит бу, 32 градус эсселек. Озын юлдан  бераз ял итүгә Әл-Харам мәчетенә Кәгъбатулла янына  тәваф кылырга (махсус догалар укып 7 тапкыр  әйләнү) киттек. Ап-ак мәрмәр идәндә Аллаһ исеме алтын хәрефләр  белән чигелгән кара бәрхет белән капланган әлеге кара ташны күргәч тә нинди хисләр кичергәнне тасвирларга сүзләр җитмәс кебек. Ничә еллар күңелдә йөрткән хыялның тормышка ашуыннан туган бәхетнең җиденче каты иде бугай ул. Туктап хисләнеп тора алмыйсың  - сине  ак киемле кешеләр ташкыны  үзләре белән ияртеп алып китә.  Кайлардан гына килмәгән алар, Җир шарының  кайсы гына кыйтгасыннан. Тәннәре  төрле: ак,  кара, сары. Телләре дә төрле,  тик уй-ниятләре бер: барысы да Аллаһтан  булган гөнаһларын ярлыкау сорап кулларын күтәргәннәр, шуңа өметләнеп, озын ерак юллар узганнар.
 
Маңгайларыннан тир ага. Тик берәү дә  аңа игътибар итми, сөртми. Чөнки ул күңеле белән Аллаһ  янында, аның белән сөйләшә.  Шушы бар  дөньядан җыелган  мөселманнар ташкыны  арасында үзеңнең дә, иреңнең дә булуы әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык шатлык-горурлык хисе тудыра.  Бу изге җирләрнең үз кануны. Ихрам хәлендә бер генә  җан иясен дә, хәтта чебенне дә үтерергә ярамый. Аяк астында алтын чылбыр ятса да, иелеп алу зур гөнаһ. Монда дөньяви  кыйммәтләр бик кечкенә булып кала.  
 
Кәгъбатулланы сәгать теленә каршы юнәлештә  җиде  кат әйләнгәннән соң , намаз укып, Сафа-Мәрва тауларын урыйсың. Инде хәлем бетте дигәндә зәм-зәм суын эчеп, шифасын тоясың.   Гади судан нык аерыла ул,  кар-яңгыр суы кебек йомшак, хәтта бераз майлы  төслерәк. Эчәргә бик рәхәт.   Ихрамнан  чыккач, ирләр чәчләрен кырып алдыралар. Хатын-кыз бер бармак буыны кадәр чәченең очын кисә. Менә шуның белән өмрә үтәлгән санала. Аллаһ үзе кабул итсен. Өмрә фарыз гамәл түгел, ләкин ул Мөхәммәт (сгс) ның сөннәте диләр. Әл-Харам мәчетендә  укыган бер намаз 100 мең намазга торуын белгән һәркем вакыты булган, җае чыккан саен  шунда барып сәҗдә кылырга ашыкты. Без дә шулар арасында булырга тырыштык. 
 
Мәккә Мать Терезасы
Анда баргач, бик күпләрнең авырып китүен, чирләп ятуын  белә идем инде. Ләкин адәм баласы шундый бит инде ул -  юк, кемнәрдер җәфа күргән бәла-борчулар миңа тимәс, урап китәр дип ышана. Мин дә шулай уйладым. Баштарак  конденционерлар астында киенебрәк-төренебрәк йөререгә тырышсам  да,  аннары  әллә оныттым, әллә игътибарымны киметтем.  Нәтиҗә озак көттермәде: башта тамак авыртты, борын тыгылды. Аннары гомер  38 гә дә җитмәгән температурам 39 га  күтәрелде. Шул чакта  миңа ярдәмгә Мәккәдә яшәүче рус кызы Наталья килде.  
 
Без аның белән алдан ук телефоннан аралаша башлаган идек инде. Ул Татарстаннан килгән төркемнәрнең якын дусты. Киров өлкәсе Уржум шәһәрендә туып-үскән кыз  күрше Татарстанны үзенең туган ягы кебек якын күрә. Аннан килгән хаҗиларга  кулыннан килгән кадәр булышырга тырыша. Минем авырып китүемне ишеткәч тә төрле үләннәр,   тәм-томнар күтәреп килеп җитте. Роза таҗларыннан ясалган каркадэ чәен  үзе бисмилла әйтеп пешереп,  эчерде. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Наташа  гарәп хатыны. Әле Россиядә үк   Судан егетенә  кияүгә чыкан. Аңарчы ук инде ислам динен кабул иткән булган,  үзе әйтмешли, күңеленә хуш килгән. Башта  ирнең туган илендә яшәгәннәр.
 
Каенана, каенаталарын бик  җылы искә алды. Кайбер балалары да шунда туган. Бүген ул өч бала әнисе: ике кыз,  бер малай. Олы кызы 12 еллык мәктәпне  әйбәт билгеләргә тәмамлаган.  Хыялы Россиядә  яңа технологияләр буенча белгечлек алу.  Балалар бакчасыннан ук Коръән сурәләре ятлап, өйрәнеп, Ислам кануннары буенча яши торган кыз. Әнисе Наташа да күптәннән инде Исламда. Урамга чыкканда пәрәнҗә дә кия. Нәкъ гарәп  хатыннары кебек.  Әллә Наташаның кулы җиңел, әллә каркадэ шифалы булды, әллә сөйләшеп утыруыбыз  килеште, мин аны аякка басып озатып калдым. Температурам  да  төшкән иде инде. Наташаның юмартлыгына төркемебез белән сокландык. Ул  ниндидер юлларын табып, (хәер, анда аны  бик хөрмәт иткәннәре сизелеп тора) безнең барыбызга да (без төркемдә алтмыш кеше идек)  изге Коръән һәм  затлы намазлык  бүләк  итте. Кулга алу белән  Мәккә Мать Терезасының сөйкемле елмаюы  хәтердә яңара. 
 
Мендек биек тауларга... 
 Безнең юлламага  шактый гына экскурсияләр дә кергән иде. Шактый ерак булса да,  Таиф шәһәренә дә бардык. Мөхәммәт (сгс) Мәккәдән куылгач,  шунда килгән. Без  бөтен шартлары булган автобуста уздык бу юлны, ә сөекле пәйгамбәребез  дөядә  я җәяү  үткән  бит бу  комлы-ташлы юлны. Монда  беренче мәчет салынган. Анда кереп намаз уку да насыйп булды, шөкер.  Безне кышкы Татарстаннан килгәннәрне кызыл чәчәккә төренгән куак  сокландырып гаҗәпләндерде. Янында рәсемгә төшмичә булдыра алмадык. 
 
Согуд Гарәбстаны - таулар иле. Кая гына барсаң да  тауга менәргә кирәк. Алар әле сөзәк кенә түгел, чын мәгънәсендә кыялар, болытларга тоташканнар. Нур тавы дип аталганына үрмәләгәнебез  мәңге онытылырлык түгел. Мәккә янындагы 1740 метр биеклектәге, беренче Коръән сурәләре иңгән куышы булган тау ул. Тоташ  ташкын булып агыла анда халык.  Баштарак юлы -  сукмагы бардыр кебек, ләкин соңрак кыя ташлардан үрмәләргә туры килә. Һәркем  булдыра алган кадәр көченә,  дәрт-дәрманына карап хәрәкәтләнә. Кемнәрдер ярты юлдан туктап кала да намазлыгын җәеп, дога кыла.  Күпләр алга биеккә карап үрмәләвен дәвам итә,  максатына ирешергә тырыша. Без дә шулар арасында.  
 
Тик һәр адым саен менү авырая. Аллаһтан ярдәм сорый-сорый, белгән догаларыңны ихластан кабатлый-кабатлый юлыңны дәвам итәсең. Ә инде тау түбәсенә менеп, намаз укыгандагы хисләрне үзе кичергән кеше генә белә, сүзләр белән генә аңлатырлык түгел. Көчең җитеп  булдыра, максатыңа  ирешә  алганыңа, сөекле пәйгамбәребез  йөргән юллардан узу насыйп булганга  шөкер дә ул, ярдәменнән  ташламаган Аллаһка рәхмәт  тә, аның бөеклеген бөтен күзәнәкләрең белән тою да. Хәер, мондый хисләрне без ике атналык сәяхәтебезнең һәр көнендә бик еш  кичердек. 
 
Монда кадәр килгәч, Кызыл диңгезне дә күреп кайтыйк инде дип  бер көнне диңгезгә багышладык. Чүл уртасында җәйрап ятучы  бу иң тозлы сулы диңгез дә Аллаһ могҗизасы бит инде. Аны күргәч тә бөек көчкә  ышанычыбыз артты, куллар догага күтәрелде. 
 
Куллар дигәннән минем  гипстагы уң кулым гел күтәрелгән булды, беркайчан да төшеп тормады. ”Төрле илләрдән, төрле җирләрдән җыелган халык диңгезендә сине югалтмыйча, саклап-барлап йөрү өчен бик җайлы булды ул”,  - диде ирем, уенын-чынын бергә кушып.  
 
Өмрә гамәлен башкарып чыгар өчен  бер көн җитә үзе болай. Калган көннәрдә  күбрәк савап алырга, гөнаһлардан котылырга теләп  кабат-кабат киләсең инде ул Кәгъбәтулла янына. Хатын-кызга җайлы: шәригатьчә булса теләсә нинди кием ярый. Ир-атка гына ихрам кию мәҗбүри. Аны да әле теләсә кайда кия алмый -  махсус мәчеткә барып, махсус намаз укып кына. Шулай булса да, күңел шуны үзе сорап,  изге таш үзенә тартып тора. Гомумән, анда дөнья мәшәкатьләре каядыр эреп юкка чыгалар, бик кечкенә булып калалар.  Тәүлегенә  биш тапкыр  бар тирә-якны яңгыраткан илаһи азан тавышыннандыр ул, бәлки. 
Саумы, Мәдинә!
 
Сәяхәтебезгә Мәдинә шәһәре дә кергән иде, шөкер. Мәккә белән Мәдинә арасын автобуста алты сәгать бардык. Мәдинә Мәккәдән шактый аерыла.  Беренчесендә  тау-кыялар,  ничектер, җанга басып, хәтта бераз шомландырып торсалар, Мәдинәдәге зур кулчатырлар эссе кояш нурыннан гына саклап тормый, ничектер, күңелләргә канат куялар  кебек. Ә ныклап уйласаң, Мәдинәдә Мөхәммәт (сгс)вафат булган  һәм шунда җирләнгән дә. Димәк,  өммәтенә хәер  - фатихасы  сизелә монда.  Каберен зиярәт иткәндә дә тоясың моны. 
 
ӨҺед тавы  хакында Ислам тарихы белән  азмы-күпме хәбәрдар кеше ишетми калмагандыр. 625 елның 25 мартында Мәккә көрәешләре белән Мөхәммәд (сгс) җиткәләгән Мәдинә мөселманнары арасында барган  бик каты сугыш булган,  бик күп кан коелган, җан кыелган  җир ул. Аны да күрдек,  шәһидләргә дога кылдык. Аннан ерак түгел генә  хөрмә пальмалары урманы. Анда бу изге җимешнең ниндиләрен генә сатмыйлар. Күчтәнәчкә алдык. 
 
Мәдинәдә иң истә калган җир ул Коръән заводы булды. Анда озын чират торып керәсең.  Типографиядә әле төпләнмәгән, ләкин тиздән  изге китап булачак битләр  өеп куелган. Ә чыкканда безнең һәрберебезгә  шунда басылган Коръән китабын бүләк итеп бирделәр.  Мәдинә аэропортында һәр кешегә 5әр литр зәм-зәм суы да көтеп тора иде безне. Монысы Сәгуд Гәрабстаны короле бүләге икән. Бу хаҗга барганнар өчен генә, ә бу илгә дөнья  эше белән барганнарга – юк.  
 
Без төркемдә республикабызның  төрле  районнарыннан, хәтта Төмән,  Ульяновск калаларыннан  килгән алтмыш кеше идек. Иң олыбызга 84 яшь. Ирле-хатынлы, гаиләләре, балалары белән  килүчеләр дә бар. Аллага шөкер,  алтмышыбыз да  туган якларына исән-сау кайтты. Дөресен генә әйткәндә, бу бер дә җиңел булмады.  Ватсабтагы төркемебезгә  һәр көнне диярлек берничә кеше үзенең авырып китүе турында язып торды. “Арагызда берәр табиб, дарулар юкмы?” -  дип  ярдәмгә өметләнде. Тик кызганыч, медицина  белемлеләр юк иде. Олы хаҗга барганда төркемдә  табиб була икән, өмрәдә каралмаган, ди.
 
Хәер, хаҗ бүтән инде ул: көннәре дә күбрәк, гамәле дә катлаулырак.  Хәтта васыять тә язалар икән хаҗилар. Әйе, бу изге җирләрдә фанилыкны ташлап, бакыйлыкка күчү бик мәслихәт санала, ди, турыдан-туры оҗмахка эләгәсең. Ләкин  анда  җан тәслим кылып, балаларга-якыннарга никадәр мәшәкать  ясыйсы килми, аннары яшисе дә  килә бит әле. Шуңа да өмрәне оештырган Диния нәзарәтенә, җитәкче хәзрәтебезгә  зур рәхмәтемне җиткереп,  бер тәкъдим дә әйтәсем килә.
 
Бу изге сәфәргә җыенучылар төркеменә (олы хаҗмы ул, әллә өмрә генәме)  медицина белемле кешеләрне дә алырга тырышсыннар  әле. Аларга  берәр төрле  ташламалар   ясалса, юлламалары бераз арзанрак булса, тагын да яхшы булыр иде. Бу бер минеке генә түгел, барыбызның да теләге. Эшләп булмый торган авыр эш тә түгел ул. Ак халатлылар арасында дин исламны үз иткәннәр елдан-ел арта бит. Монысы  да гаҗәп түгел. Авыру сырхаулар арсында Аллаһ ярдәме белән терелгән, шифа тапканнар күпме алар күз алдыннан  үткән  бит. Хәер, мин үземнең башымнан, дөресрәге, кулымнан кичердем  моны.  Әйткәнемчә, гипслы кулым белән  йөреп кайттым мин. Аллаһның рәхмәте, ул сызлап та,  кычытып та борчымады мине. Кайтып җитеп табибка бардым, рентгент  фотосын  карагач,  гаҗәпләнүе йөзенә чыкты. “Юк, болай тигез төзәлергә тиеш түгел иде , могҗиза бит бу!” - диде. 
 
 Ә мин кулымның савыгуына шатланып: “Мәккә, изге җирләр зәм-зәм суы!” -  дип елмайдым. Ул килешеп башын селкеде. Әгәр дә үзенә ярдәм сорап килгән, берәр җирен имгәткән  авыруларга  шунда барыгыз  дисә дә аптырамыйм хәзер.  
 
Үз илебез-үз җиребезгә кайткач, бер-ике атналап аңга килә алмый йөрдем. Әйтерсең лә, чит планета корабыннан  билгесез җиргә төшереп калдырганнар. Инде ничек яшәргә? Дөресрәге, гөнаһ кылмый ничек яшәргә дип уйланып үтте көннәрем. Җаным ниндидер эзләнүдә иде. Җавапларны  дини китаплардан  таптым. Ә хәзер ирем белән  изге җирләрдә  узган гамьле көннәребезне искә алабыз да,  “тагын кайчан барырбыз  икән?” -  дибез. Аннары: “Исән-сау  кабат барырга насыйп булсын иде!” -  дип өстибез. 
 
Йолдыз ШӘРАПОВА. 
Казан – Мәккә- Мәдинә -  Казан. 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 01.03.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»