поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.03.2024 Медицина

Сәламәтлек саклау министры: «Авыру үзен сиздергәндә инде соң булырга мөмкин»

Узган ел Татарстанда 26 тапкыр (!) йөрәк күчереп утыртканнар. Берничә көн элек мондый катлаулы операцияне тәүге тапкыр Чаллыда ясадылар. Бер ел эчендә республикада уртача гомер озынлыгы да арткан.

Быел Татарстанда яшүсмерләр сәламәтлегенә игътибарны арттырып, мәкерле чирләрне кисәтү буенча да эшне көчәйтмәкчеләр. Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта сөйләштеләр. Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сүзләренә караганда, узган ел республикада бер мең кешегә 10,7 үлем-китем очрагы туры килгән. Идел буе төбәкләре арасында иң кечкенә сан бу.

Россия төбәкләре арасында исә Татарстан ул яктан 19 нчы урынга чыккан. Узган ел республикада уртача гомер озынлыгы да, артып, 75,38 яшь тәшкил иткән. Министр «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысасында билгеләнгән эшләрнең быел да уңышлы гына дәвам итәчәгенә өметләнә. Быел сәламәтлек саклау тармагының беренче звеносын яңарту буенча төбәк проекты кысаларында 2,12 млрд сум акча тотылачак. Узган ел бу максатка 2,49 млрд сум бүленгән булган. Марсель Миңнуллин сүзләренә караганда, былтыр 27 объект төзелгән. Быел тагын 29 бина сафка басачак. Моннан тыш, Татарстанда 105 объект төзекләндереләчәк. Чагыштыру өчен: узган ел шундый 117 объект яңартылган булган. – Сырхауханә һәм хастаханәләрне җиһазландыру эше дә дәвам итәчәк.

Узган ел Татарстанда 1,9 мең медицина оешмасына яңа техника кайтарылган булса, быел дүрт тапкыр күбрәк: барлыгы 8,8 мең дәвалау оешмасы яңа техникалы булачак, – дип ачыклык кертте министр. Узган ел республикада барлыгы 2,6 мең яман шеш очрагы ачыкланган. Шуларның 1,9 меңе беренче-икенче стадиядә табылган. Чагыштыру өчен: 2022 елда республикада 2,5 мең яман шеш очрагы теркәлгән булган. Шуларның 1,7 меңе башлангыч чорда ачыкланган.

– Яман шешкә каршы көрәш юнәлешендә уңай үзгәрешләр бар. Әмма тынычланырга иртәрәк. Үлем-китемгә китергән иң төп авырулар исемлегендә элеккечә үк йөрәк-кан тамырлары авырулары, яман шеш очраклары кала бирә. Бөтен ил, дөнья күләмендә шул хәл, – дип искәртте Марсель Миңнуллин. Татарстанның штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов кеше гомеренә куркыныч тудырган мәкерле чирләрне кисәтүнең иң нәтиҗәле юлы дип диспансеризация узуны атый. Аның барышында, әйтик, кеше яман шешнең биш төре – күкрәк, аналык муентыгы, эчәклек, мәни бизе, тире яман шешенә тикшерү уза ала.

– Әгәр кеше чир 3–4 нче стадиягә җиткәч килә икән, бу очракта инде бернинди югары технологияләр дә ярдәм итмәскә мөмкин. Шуңа күрә чир никадәр иртәрәк табылса, аны тулысынча җиңү ихтималы да шулкадәр зуррак, дип гел искәртеп киләбез. Беренче ике стадиядә табылса, яман шешне дәвалау ихтималы 75–98 процент тәшкил итә. Өченче-дүртенче стадиядә исә чирне җиңү түгел, азмасын дип күзәтеп тору турында сүз бара. Шуңа күрә яман шешне булдырмау өчен, вакытында диспансеризация узарга кирәк, – ди белгеч. Республика балалар клиник хастаханәсенең Балалар онкология, гематология һәм хирургия үзәгендә узган ел 3,5 мең сабый дәваланган. Бер ел эчендә биредә арка миен күчереп утырту буенча 10 катлаулы операция ясалган. Әлеге үзәк 2021 елда ачылды.

Бүген ул Идел буе федераль округындагы бердәнбер Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге санала. Быел Татарстанда яшүсмерләр сәламәтлегенә дә игътибарны арттырмакчылар. Күреп торабыз: соңгы елларда Татарстан иң эре трансплантология үзәкләренең берсенә әверелде. Моңа кадәр Мәскәү, Санкт-Петербургта ясалган мондый катлаулы операцияләр хәзер үзебездә ясала. Әле бу көннәрдә генә Чаллы табиблары беренче тапкыр кешенең йөрәген күчереп утырткан. – Авыру реанимациядән чыкты инде. Күз алдына китерәсезме, хәзер Чаллыда да авыруга йөрәк күчереп утырта алалар. Моңа кадәр ул Казандагы төбәкара клиник диагностика үзәгендә (МКДЦ) генә ясала иде. Хәзер моның өчен тагын бер база бар. Элегрәк бавыр, бөер күчереп утыртудагы казанышларыбыз турында сөйләгән булсак, хәзер ышанып әйтә алам: узган ел без йөрәк күчереп утырту буенча да ил төбәкләре арасында алдынгы урынга чыктык.

Былтыр без 26 тапкыр (!) йөрәк күчереп утырттык. Бу – бик зур сан, – ди министр. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким сүзләренә караганда, республикада үлем-китемгә китергән барлык чирләрнең 46 процентын йөрәк-кан тамырлары авырулары тәшкил итә. – Узган ел Татарстанда 6410 кешегә миокард инфаркты булган. Йөрәк-кан тамыры үзәкләрендә 19464 кеше дәваланды. 1315 кеше тромбтан котылды, – дип ачыклык кертте баш кардиолог. Ничек кенә булмасын, сәламәтлек өчен иң беренче чиратта кеше үзе җаваплы. Бу фикерне брифинг дәвамында Марсель Миңнуллин да кат-кат әйтте. – Кеше үзе дә сәламәтлегенә игътибарлырак булсын иде. Юкса кайберәүләрне диспансеризация уз инде дип үгетләргә туры килә.

Ә бит бу иң беренче чиратта аның саулыгы, аның гомере өчен кирәк. Сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга тиешле 40–65 яшьлек кешеләр арасында еллар буе табибка күренмәүчеләр бар. Үзен яхшы хис иткәч, бар да тәртиптә дип уйлый алар. Ә бит кандагы холестерин күләме, артык авырлык, тәндәге, организмдагы үзгәрешләрне һәрчак контрольдә тотарга кирәк. Алар үзен сиздергәндә инде соң булырга мөмкин, – ди министр.

Министрга 3 сорау

Казанда яңа балалар хастаханәсе кайчан төзеләчәк?

– Казандагы беренче балалар хастаханәсенең яңа бинасы быел төзелә башлар дип өметләнәбез. Биредә, ДРКБ белән беррәттән, авыр хәлдәге балаларга ярдәм итәчәкләр. Хәзерге вакытта яңа үзәкнең проекты эшләнә.

- Татарстанда тагын бер онкология диспансеры төзеләчәкме?

– Бүген башкаладагы онкология диспансеры көчәйтелгән режимда эшли. Әлегә табиблар җилкәсенә төшкән йөкне авырулар ташкынын башка оешмаларга да юнәлтү хисабына киметеп карарга җыенабыз. Республика онкодиспансеры эшен камилләштерүне күздә тоткан берничә проект бар. Ул сырхауханәгә дә, химия терапиясе бүлекләренә дә кагыла. Бүген бездә 7 амбулатор онкология ярдәме үзәге эшләп килә. Анда көндезге стационарда химия терапиясе уздыралар. Авырулар шунда озатыла башласа, республика онкология диспансерының химия терапиясе бүлегендәге халык агымы да бераз кимер иде.

- Укучы соравы: «Ел саен диспансеризация узам. Әмма мине бер тапкыр да дерматологка җибәргәннәре булмады. Ни өчен шулай икән?

Табиб дерматологка ниндидер шик туган очракта гына җибәрергә тиешме әллә?» – Әйе, шик туган очракта терапевт кешене дерматологка җибәрә. Аннары ул алга таба онкодиспансерга юлларга мөмкин. Әмма бу очракта кешенең үзенең дә аң булуы кирәк. Әгәр тәндә сәер таплар пәйда булса, теге яки бу миң шик уятса, алар зурайса яки күбәйсә, бу хакта түкми-чәчми табибка сөйләргә кирәк. Әгәр ул зары була торып та дәшми икән, кешенең үзенә дә, табибка да кыенрак булачак.

Фото: фрипик.ком


Динә ГЫЙЛӘҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.03.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»