|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.02.2024 Җәмгыять
Бастрыкинга Чаллыда чит авто янында уйнаган яшүсмерне кыйнау очрагы турында белдерәчәкләрРоссия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин Чаллыда яшүсмергә карата көч куллану факты буенча доклад сорады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин Чаллыда яшүсмергә карата көч куллану факты буенча доклад сорады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Телеграм-каналларда Чаллыда яшәүченең 13 яшьлек малайны аның машинасы янында уйнаганы өчен кыйнавы күренгән видео чыкты. Видео төшерүчеләр яшүсмернең ир-атның автомобилен тырнавын күрсәткән, дип яза Татар-информ.
Әлеге фактка карата «Башбаштаклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский ведомство җитәкчесенә тикшерү барышы турында доклад тапшырачак.
--- |
Иң күп укылган
|