|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.02.2024 Мәдәният
"Балачак җыры" бәйгесенең яңа сезоны башланып киттеТатарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы Балачак җыры бәйгесенең бишенче юбилей сезонын игълан итте. Биш җыр, биш җиңүче һәм акчалата бүләкләр. Бик тиздән нәкъ сезнең җырыгыз хит булачак. Оештыручылар сездән өр-яңа шигырьләр, оригиналь көйләр көтеп кала. Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту. «Балачак җыры» бәйгесе 2024 елның 14 февраленнән башлап, 24 маена кадәр өч турда уздырылачак. Җиңүчеләрне шәп бүләкләр көтә: акчалата приз, җырның профессиональ аранжировкасы һәм клибы. Бәйгедә катнашу бушлай. Эшләрегезне shayanmuzik@mail.ru рәсми почтасына юллагыз. Гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru сайтында. |
Иң күп укылган
|