поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.02.2024 Дин

Мөхәммәт хәзрәт Мифтахов: «Алла бабай» дип әйтә икән, ул динне боза дигән сүз

Ходай, Аллаһы Тәгалә, Алла бабай… Бөек Раббыбызны әнә шулай төрлечә атарга өйрәнгән без. Аларның барысын да куллану хәерлеме? «Алла бабай» дигән сүз ни өчен бәхәсләр уята? Бу чорауларга Мөхәммәт хәзрәт Мифтахов ачыклык кертте.

– Хәзрәт, без кечкенәдән Ходайны Алла бабай дип ишетеп үстек. Беренче карашка бик җиңел истә калса да, икенче яктан бөек Раббыбызны гадиләтә төшкән кебек бу исем. Бу уңайдан сезнең фикерне дә ишетәсе килә.

– Җәннәтне ничек кенә күзалларга тырышсак та, чынлыкта ул без уйлаганнан да матуррак, ләззәтлерәк. Без иң яхшы дип уйлаган тормыш җәннәткә якын да килми. Аллаһы Тәгаләнең безгә җәннәт турындагы хәбәрләреннән шул аңлашыла. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Бу дөньяда бер кеше булган. Аз көлгән, аз елмайган, тормышта бик күп авырлыклар күргән. Әмма гамәлләре белән җәннәткә лаек булган ул. Аны бер мизгелгә җәннәткә кертәләр. Аннан чыккач, бу кешедән: «Син җәннәттә берәр авырлык күрдеңме?» – дип сорыйлар. Ул: «Юк, күрмәдем», –дип җавап бирә. Җәннәттә булган бер мизгел бөтен авырлыкны сөртеп юкка чыгара. Тагын бер хәдистән аңлашылганча, җәннәт әһелләре Аллаһы Тәгаләне күргәч, җәннәттә булган бөтен ләззәтләрне онытачак. Ягъни Раббыбыз шул дәрәҗәдә матур. Шуңа күрә халыкта, бигрәк тә авыл җирләрендә таралган «Алла бабай» дигән сүз динебезгә туры килми. Ул нинди бабай булсын ди? Аллаһы Тәгаләгә кеше төсмерләре тагу динебездә тыела. Шуңа күрә кеше, белә торып, «Алла бабай» дип әйтә икән, ул динне боза дигән сүз. Коръәни Кәримдә: «Аллаһ беркемгә дә, бернәрсәгә дә охшамаган», – диелә. Ягъни безгә Аллаһы Тәгаләне күз алдына китерергә ярамый. Моңа рөхсәт юк. Ник дигәндә, кеше беркайчан күрмәгән нәрсәне күз алдына китерә алмый.

– «Алла бабай» сүзен, гадәттә, балаларга Ходай Тәгаләнең кем икәнен аңлатканда кулланалар. «Алла бабай бар, ул безнең бөтен гамәлләрне өстән карап тора», – дип сөйлиләр, гадәттә. Бабай сүзен ишеткәч, бала аны яхшырак аңлый, истә калдыра кебек…

– Алай дип аңлатсаң, бала яхшырак истә калдыра дип уйлаучы ата-аналар ялгыша. Чынлыкта, балаларга барысын да ничек бар, шулай сөйләргә кирәк. Алар барысын да бик яхшы аңлый. Аллаһы Тәгалә, Раббыбыз, Ходай Тәгалә дип сөйләсәң дә, барысын да истә калдырачаклар. Без балаларга кешелекне кем яралтканны, Аллаһы Тәгаләнең кемлеген яхшылап аңлатырга тиеш. Балага нәрсәнедер аңлатканда да чикләр бар. Без бу очракта да тыелган нәрсәләргә керә алмыйбыз. Балаларны да шуңа өйрәтергә кирәк. – Аллаһы Тәгалә белән ант итәргә ярыймы? – Мөселманга нәкъ менә Аллаһы Тәгалә белән генә ант итү рөхсәт ителгән дә инде. Башка әйберләр белән, әйтик, әти-әни, балалар, китап һ.б. белән ант итү ширек була. Ә менә Аллаһы Тәгалә – безне яралтучы. Ул кем белән, нәрсә белән тели, шуның белән ант итә ала.

– Машинага, футболкага, савыт-сабага «Алла сакласын», «Аллаһы Тәгалә» дигән сүзләр язу дөресме?

– Әгәр мондый савыт-саба сувенир буларак кына кулланылса, моның бер зыяны да юк. Әмма «Аллаһы Тәгалә» дип язылган савыт-сабаны ашау-эчү өчен кулланырга ярамый. Ник дигәндә, беренчедән ул пычрана һәм юганда да пычрак савыт-саба белән бергә юыла. Шуңа күрә мондый савыт-саба Аллаһы Тәгалә турында искә төшерүче зикер сыйфатында киштәдә генә торырга тиеш. Кием белән дә шул ук хәл. Шул ук футболканы юдырганда да ул кер машинасына пычрак керләр белән бергә салынырга мөмкин. Шуңа күрә «Аллаһ» исеме язылган кием, кулланылмыйча, сувенир рәвешендә басып торса гына яхшы. Машинага да «Алла сакласын», «Аллаһы Тәгалә» кебек сүзләр язу киңәш ителми.

 
 

Динә ГЫЙЛӘҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.02.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»