|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2024 Хәвеф-хәтәр
Янган йортта билгесез мәет табылганБашкортстанның ашыгыч хезмәтләренә бүген төнлә Бөре шәһәрендә янгын чыгуы турында хәбәр килә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча хезмәткәрләре янгынны сүндергән. “Янгынны сүндерү вакытында ир-ат мәете табылган. Аның шәхесе ачыклана. Шулай ук 15 яшьлек үсмер каза күргән, аны дәваханәгә озатканнар”, – диләр коткаручылар.
Вакыйганың нечкәлекләрен ачыклар өчен янгын урынына БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты инспекторлары килгән.
Фото:БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|