|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2024 Мәдәният
Камал театрында "Якты өмет җыры" дигән әдәби-музыкаль кичә узачак
Бүген Камал театрының кече сәхнәбездә, татар музыкасы үсеше тарихына багышланган "Якты өмет җыры" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак. Шулай ук, 1920-30 нчы елларда популяр булган скрипкачылар М.Яушев һәм Г.Биккенин, гармунчы Ф.Туишев, мандолинист И. Илялов, беренче татар җырчылары З.Байрашева, С.Садыйкова, Ф.Насретдинов репертуарыннан әсәрләр башкарылачак. Ул вакытта популяр булган «Галиябану», «Наемщик», «Ташкыннар», «Шәмсекамәр», «Яшь йөрәкләр» һәм башка спектакльләргә язылган музыкалар яңгыраячак.
--- |
Иң күп укылган
|