|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2024 Җәмгыять
5 мартта Татарстан Милли музеена керү ирекле булачакКазанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары 5 нче мартта ТР Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак. Кунаклар өчен 10 учреждениегә керү ирекле булачак. Алар арасында Тукай әдәби музее, Максим Горький һәм Федор Шаляпин музее, Ленин музей-йорты, Муса Җәлил музей-фатиры, Боратынский музее, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы һәм башкалар бар. Экскурсияләргә барырга һәм музей программаларын карарга теләүчеләр алдан билетлар алырга тиеш. Акция традицион рәвештә айның беренче сишәмбесендә үткәрелә.
--- |
Иң күп укылган
|