|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.02.2024 Фаҗига
Татарстанда шәхси йорттагы янгын вакытында 2 кеше һәлак булганБуа районында шәхси йортта чыккан янгында ике кеше һәлак булган. Ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм 112 номерына көндезге сәгать уникедә Буаның Ташкичү авылы Колхоз урамында шәхси йорт януы хакында хәбәр иткәннәр. Янгын сүндерүчеләре килгәндә өйне ут телләре камап алган була. Биредә 1938 елгы хатын һәм аның 1960 елгы улының мәетләре табылган.
Тикшерү бара.
--- |
Иң күп укылган
|