|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.02.2024 Мәдәният
Сәвия Сираевага 90 яшь: Температурам 40 ка менсә дә, тунга төреп, театрга алып килделәрРоссиянең атказанган, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Сәвия апа Сираевага 90 яшь тулды. Үзе әйтмешли, паспорты исбатламаса, моңа берәү дә ышанмас. Сәвия апа җитмеш елдан артык сәхнәдә, бүген дә тамашачысын кызыклы рольләре белән сөендереп тора. — Гаилә тормышыгыз турында да сөйләшик әле. Сынаулар да узарга туры килгән... — Язмыш эшедер, ике тапкыр кияүгә чыктым. Икесендә дә үз фамилиямдә, Сираева булып калдым. Беренче ирем билгеле җырчы, актер Гомәр Әбделманов иде. Кызганыч, ике иҗат кешесе бер гаиләгә сыеша алмадык. Беренче иремнән Урал һәм Булат исемле ике улым бар. Ә икенче ирем Рәмзи Тәҗетдинов инженер-төзүче иде. 37 ел бергә тордык. Вафат булды. Ике балам да икенче әтиләре белән үсте. Шулай дим, чөнки үги әти дип әйтергә тел бармый. Бик әйбәт, мәрхәмәтле, йомшак булды ул. Үз әтиләрен дә күреп йөрделәр. Икенче иремне балалар якын итте. Аларга дәрес әзерләшкәне бүген дә күз алдымда. Үз йортыбыз белән яшәдек. Ирем эшләргә бик яратты. Мунча, үз куллары белән ясаган 18 метрлы теплицабыз бар иде. Яшелчәне бик иртә ашый башлый идек, бөтен нәрсәбез мул булды. Ит өчен бозау да алып үстердек, тавыклар тоттык. Кибеттән он белән шикәр комы гына сатып ала идек. — Сәвия апа, бүген ничә спектакльдә уйныйсыз?
— Сигез спектакльдә рольләрем бар. “Көтелмәгән кунак”та, мәсәлән, ике сәгать буе сәхнәдә мин. Кайчак чирләгән кебек булам, сәхнәгә чыккач, бернәрсәсе калмый, ютәл дә туктый. Шулай берсендә температурам 40 ка менде, манма суга батып ятам. “Сәвия апа, билетлар сатылып беткән. Берәр ничек уйнап чыгыйк инде”, — дип, тунга төреп, театрга алып килделәр.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|