поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.02.2024 Мәдәният

Кариев театрында Ахматова шигырьләре татар телендә яңгыраячак

Узган елның октябрендә Кариев театры мәктәп программасында өйрәнелә, ләкин вакыт чикле булу сәбәпле, шәхесләре тулысынча ачылып бетми торган танылган кешеләргә багышлап, театраль дәрес форматында спектакльләр чыгара башлаган иде. 28 нче февраль 13:00 сәгатьтә Кариев театрының Кече залына чираттагы спектакль-квартирникны – «Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы» тамашасы узачак.

«Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы» спектаклендә тамашачылар 45 минут дәвамында, Анна Ахматова шигырьләренең ритмына кушылып, артистлар белән бергәләп, шагыйрәнең шигъриятендә урын алган катлаулы тормыш юлын кичәчәкләр. Аның иҗаты нигезендә яткан мәрхәмәтлелек һәм ярату фәлсәфәсен күңелләре аша үткәрәчәкләр. Анна Андреевнаның шигырьләре татар телендә яңгыраячак. Аның шигырьләрен бүгенге көн татар шагыйрьләре Илсөяр Иксанова, Рәмис Аймәт, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Фәнил Гыйләҗев тәрҗемә иткәннәр. Тамашачы сүзләрнең тәрҗемәсен белмәсә дә, шигырьнең мәгънәсенә төшенәчәк, чөнки хисләрне җиткерү өчен сүзләр кайвакыт артык. Шагыйрәнең иҗатын тоеп аңларга, һичшиксез, артистлар ярдәм итәчәк. Татарстанның атказанган артистлары Рәмзия Закирҗанова, Альбина Гайзуллина, Алсу Шакирова, Энҗе Яруллина һәм Кариев театры артисты Алсинә Закирова Анна Ахматованың төрле халәтләрен җанландырачак.

Без «Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы» тамашасын 30 нчы август – Республика көнендә Заманча сәнгать галереясендә һәм 4 нче ноябрь – Мәдәни бердәмлек төнендә Татарстан Милли музеенда күрсәтергә өлгердек инде. Тамашачылар бик җылы кабул итте. Менә хәзер театрда да тәкъдим итәбез, мәктәпләргә дә чыгачакбыз.

«Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы» спектакленең сценарий авторы – Саҗидә Сөләйманова, Муса Җәлил исемендәге Республика премияләре лауреаты һәм BELLA Халыкара премиясе иясе Луиза Янсуар, хореографы – Елена Музеева.

– «Театраль дәресләр» турыдан-туры мәктәпләр һәм класслар белән карар өчен әзерләнде. Стационарда, ягъни театрда түгел, ә нигездә мәктәпләрнең үзләрендә. Без аны махсус билгеле шәхесләр турында җиңелчә һәм шул ук вакытта балалар, яшүсмерләр өчен кызыклы фактлар, истәлекләр, детальләр белән баетып эшләдек. Әлеге шәхесләрнең «катып калган» һәйкәлләр яки дәреслектәге портретлар гына түгел, ә тере кешеләр икәнлеген дә күрсәтәсебез килде. Һәм, билгеле инде, аларны бүгенге көн яшьләренә якынайтасыбыз да.

Анна Ахматованың безгә кирәге бармы, нәрсәгә, дияргә мөмкиннәр. Без берөзлексез «безнеке» яки «безнеке түгелләргә» бүлергә яратабыз. Бик сирәк белемле кешеләр дә Ахматова шәхесенең татар контексты, тарихы белән бәйле икәнен белә. Ул үзендә «татар каны ага» дип кенә исәпләп калмыйча, татар шагыйрьләрен, әйтик, шул ук Тукай, Җәлилләрне русчага тәрҗемә иткән. «Своих переводила и буду!» – дигән кайчандыр Анна Андреевна һәм аның текстлары аша рус укучысы «Туган тел», «Күлмәк» һ.б. шигырьләрне укый алган. Моннан тыш, аның улы Лев Гумилев төрки-татар тарихы өчен үзеннән зур өлеш керткән шәхес. Без, бер төркем шагыйрьләр, кайчандыр Ахматованың шигырьләрен дәррәү кубып татар теленә тәрҗемә иткән идек. Ул шигырьләр «Мәгариф. Вакыт» нәшриятында, инде хәзер мәрхүм Мөдәррис абый Вәлиев инициативасы белән, ике телдә матур бүләк җыентык булып басылып чыкты. Бер төркем татар шагыйрьләре тәрҗемәсендә Ахматова иҗатының яңгыравы – шулай ук уникаль күренеш, – дип уртаклашты Луиза Янсуар.

– Әдәбият бит ул фантазия белән тыгыз бәйләнгән, ягъни аны һәркем үзенчә кабул итә. Ә безнең төп бурыч – шушы дәресләрдә балалар белән бергә өйрәнү. Материалларга тотынгач та, тарихларны, вакыйгаларны барлый башладык – алар шундый кызыклы! Ә нигә әле аны перформанс форматында куймаска? Монда бит Анна Ахматованың шигырьләре татарча яңгырый! Һәм инде аның истәлекләре дә сөйләнә. Бу театраль дәрескә килү өчен тамашачыга шагыйрьнең шигырьләрен белү шарт түгел, аларны артистлар укыячак, – дип сөйләде режиссер Эльдар Гатауллин.

 


---
Кариев театры
№ --- | 26.02.2024
Кариев театры печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»