поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.02.2024 Җәмгыять

1 марттан пенсия индексацияләнәчәк: кемгә һәм күпме?

2024 ел башыннан россиялеләргә ел саен түләнә торган пенсияләрне һәм пособиеләрне индексацияләү турында канун үз көченә керде. Язын төрле категориядәге ташлама алучыларга, шул исәптән эшләмәүче пенсионерларга, инвалидларга, 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларга, хәрбиләргә һәм башка дәүләт пенсияләре алучыларга түләүләр күләмен арттыру дәвам итәчәк. Бу хакта «Известия» басмасы хәбәр итә.

Эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре индексацияләнәчәк
 
Һәр ел саен Россиядә азык-төлеккә, шулай ук россиялеләр файдаланган азык-төлек булмаган товарларга һәм хезмәтләргә бәяләрнең фаразланган үсешенә ярашлы рәвештә акчалата түләүләрне индексациялиләр, һәм ул берничә этапта үткәрелә.
 
Россия Президенты Владимир Путин 2023 елның ноябрендә эшләмәүче пенсионерларга пенсия түләүләрен 7,5 процентка индексацияләү турында канунны хуплады. Аның нигезендә, 2024 елда эшләмәүче пенсионерлар өчен иминият өлеше суммасы 1572 сумга артачак. Яңадан исәпләгәннән соң эшләмәүче пенсионерларга түләүләрнең уртача күләме 22 605 сум тәшкил итәчәк, ә картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 1631 сумга — 23 449 сумга кадәр артачак.
 
Шулай ук 1 гыйнвардан иминият пенсиясенә фиксацияләнгән өстәмә 7,5 процентка – 7567,3 сумнан 8134,9 сумга чаклы арткан.
 
2024 елда пенсия түләүләре 32,6 миллионнан артык эшләми торган өлкән яшьтәге гражданнар, бу шул исәптән дәүләт пенсия тәэмин итүе буенча түләүләр, картлык буенча иминият пенсиясе алучы хәрби пенсионерларга да кагылачак. Түләүләрне яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарыла, шуңа күрә Россиянең социаль фондына (СФР) мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
 
80 яшьтән өлкәнрәк россиялеләргә һәм I төркем инвалидларга пенсия арта
 
Пенсионерга 80 яшь тулгач, аның пенсиясе пенсиянең иминият өлешенә карата фиксацияләнгән түләүне икеләтә арттыру хисабына арта. Бу түләү иминият взносларына, эш стажына һәм пенсия баллары санына бәйле түгел.
 
2024 елның февралендә 80 яшь тулган россиялеләргә шул ук елның мартыннан алып картлык буенча иминият пенсиясенә икеләтә фиксацияләнгән түләү — 16 269,76 сум исәпләнәчәк. Яшь өчен өстәмә гражданнарга 80 яшь тулган айга билгеләнә, ә аны киләсе айдан алырга мөмкин. Түләү пенсия счетына автомат рәвештә ясалачак.
 
Шул ук өстәмә түләүне I төркем инвалидлары ала. Аларга инвалидлык буенча иминият пенсиясенә ике тапкыр арттырылган фиксацияләнгән түләү каралган. Шунысын да истә тотарга кирәк, әгәр пенсионер 80 яшьтән өлкәнрәк I төркем инвалид булса, ул өстәмәне бер генә критерий буенча ала алачак — яшь яки инвалидлык буенча.
 
2024 елда инвалидлык пенсияләре кайчан һәм күпмегә индексацияләнәчәк?
 
I төркем инвалидлары арасында эш сәләтен тулысынча югалткан кешеләр дә бар. Әлеге исемлеккә балачактан инвалидлар яки тумыштан килгән авырудан интегүчеләр, шулай ук эшкә сәләтен һәм үз-үзләрен кайгырту мөмкинлеген югалтып җитди җәрәхәт алганнар керә. Бу ике аягын да, кулларын да ампутацияләгән кешеләр, шулай ук ниндидер сәбәпләр аркасында күрү яки ишетү сәләтен югалткан гражданнар булырга мөмкин.
 
2022 елдан инвалидлык буенча пенсия автомат рәвештә медицина — социаль экспертиза нәтиҗәләре буенча билгеләнә. Әгәр инвалид статусы рәсми рәвештә расланган икән, бернинди документлар да тапшырырга кирәкми. Медик-социаль экспертиза бюросы хезмәткәрләре мәгълүматны үзләре социаль фондка тапшырачаклар һәм аларны инвалидларның Федераль реестрына кертәчәкләр. Пенсия түләүләре гражданны инвалид дип тану турында мәгълүмат социаль фондка кергәннән соң биш эш көне эчендә билгеләнә.
 
2024 елда пенсияләрне индексацияләү графигы
 
1 апрельдән Россия социаль фонды социаль пенсияләр күләмен индексацияли. Түләүләр инфляция дәрәҗәсенә туры китереп 7,5 процентка артачак. Әлеге яңалык илдәге 3,4 миллионнан артык социаль пенсия алучыга кагылачак. Социаль пенсиянең уртача күләме гадәттә иминият пенсиясеннән түбәнрәк, шуңа күрә 2024 елда ул якынча 13 455 сум тәшкил итәчәк.
 
Социаль пенсияне үз-үзләрен тәэмин итә алмаган кешеләр ала. Әгәр граждан иминият түләүләрен алу өчен җитәрлек стаж һәм пенсия баллары тапмаган булса, әлеге түләү инвалидлык, туендыручысын югалту яки картлык буенча билгеләнә,
 
Апрель аенда I төркем инвалид һәм инвалид балаларның пенсияләре 1392 һәм 1403 сумга артачак. Бу категорияләр өчен социаль түләүләр 19 948 һәм 20 110 сум тәшкил итәчәк.
 
Чакырылыш буенча армиядә хезмәт иткән, ахыр чиктә инвалид булып калган хәрбиләрнең пенсия күләме 1269 сумга артачак һәм 18 236 сум тәшкил итәчәк. Мондый хәрбиләрнең гаиләләре өчен туендыручысын югалту буенча түләүләр 15 999 сумга кадәр артачак.
 
Социаль пенсия күләме төрле булырга мөмкин, ләкин һәрвакыт яшәү минимумы дәрәҗәсеннән түбән түгел. 2024 елда аның күләме ил буенча пенсионерлар өчен 13 290 сум тәшкил итә. Социаль түләү суммасы пенсионерның яшәү субъектына һәм аның социаль категориясенә бәйле. Әгәр пенсия күләме билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булса, өстәмә түләү исәпләнә.
 
7,5 процентка артачак
 
2024 елның 1 апреленнән дәүләт пенсияләре артачак. Өстәмәне 700 меңгә якын пенсионер ала алачак, шул исәптән:
 
– Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
 
– «Блокадалы Ленинградта яшәүче», «Камалышта булган Севастопольдә яшәүче» яки «Камалышта булган Сталинградта яшәүче» билгеләре белән бүләкләнгән гражданнар;
 
– радиация яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән россиялеләр, шулай ук аларның гаилә әгъзалары;
 
– армиядә чакырылу буенча хезмәт иткән очучылар, космонавтлар һәм хәрбиләр.
 
Хәрби травма аркасында инвалидлык алган пенсионерлар өчен уртача түләүләр 1345 сумга, ә Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен 1423 сумга артачак. Моннан тыш, ил алдында казанышлар һәм күпьеллык намуслы хезмәт өчен түләнгән түләү суммасы 1767 сумга артачак. Дәүләт тарафыннан бүләкләү күләме 25 322 сумга җитәчәк.
 
2024 елның 1 августында пенсия баллы күләме яңадан исәпләнәчәк. Моннан тыш, эшләүче пенсионерларга өчәр пенсия баллы исәпләнәчәк. Эшләүче пенсионер күбрәк балл җыйган саен, түләүләр суммасы да югарырак булачак.
 
2024 елдан картлык буенча пенсиягә чыгуның минималь яше дә артты: лаеклы ялга 1966 елгы хатын-кызлар һәм 1961 елда туган ир-атлар (58 һәм 63 яшь) чыга алачак. 2024 елда пенсиягә чыгу өчен шулай ук 15 ел хезмәт стажы эшләп, ким дигәндә 28,2 индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) тупларга кирәк.    

 


---
Шәһри Казан
№ --- | 26.02.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»