|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2024 Шоу-бизнес
Салават Миңнеханов Гүзәлемгә өйләнү тарихын сөйләде (ВИДЕО)ТНВда чыгып килүче «Сөйләшергә вакыт» телетапшыруында Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар кунак булган. Лилия Кадыйрова белән әңгәмә барышында җырчы булачак хатынын ничек сайлавы, аңа ничек өйләнүе турында сөйләде. «Гүзәлем Әлмәт мәдәният идарәсендә эшли иде, мин – Азнакайда. Берсендә Казаннан Әлмәт аша Азнакайга кайтканда, Гүзәлемгә «әйдә никах ясыйк» дип тәкъдим иттем. Очрашып йөрмәгән килеш. Моңа кадәр минем 10 ел очрашып йөргән кызым бар иде. Мин аңа берничә тапкыр тәкъдим ясаган идем, әмма кабул итмәде. Гүзәлем миңа берничә сәгатьтән шалтырата. «Салават, мин әти-әни белән сөйләштем, алар риза. Мин әле аңлап та бетермәдем», – диде. Икенче көнне мин үзем генә кул сорарга бардым. Берничә көннән рәсми төстә әти-әни белән, берничәдә атнадан никах булды, 2 атнадан – туй. Шулкадәр тиз булды. Аннары берникадәр вакыттан соң, мин Гүзәлемгә бөтен мәгънәсе белән гашыйк булдым. Мәхәббәтнең нәрсә икәнен туйдан соң гына аңладым», – дип уртаклашты Салават.
--- |
Иң күп укылган
|