поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.02.2024 Мәдәният

Клара Хәйретдинова: «Түккән күз яшьләрем, ахирәттә чәчәккә әйләнсен»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Клара Хәйретдинова белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

- Хәзер күрешәсезме?
- Күрешү мөмкин түгел шул, абый яшьли гүр иясе булды. Соңгы тапкыр аны армиягә озатканда күрештек. Абый кайтырга 4-5 ай гына калган иде. Аның һәлак булуын белдек. Әни хезмәт иткән җиренә барып алып кайтты. Абыйны югалту турында әле дә сөйләве кыен. Еш күрешмәсәк тә, бертуганнар бит без. Аны Шыпшык авылында җирләдек. Әти - Дөбьязда, әни - Өнсәдә җирләнгән. Каберләрен карап, җыештырып торам. 

- Балачактан ук авырлыклар күреп үскәнсез, күңел көрлеген ничек саклап калдыгыз?
- Түккән күз яшьләрем, ахирәттә чәчәккә әйләнсеннәр. Никадәр авыр булса да, дөньяның матур якларын эзләп, көчле булып калырга тырыштым.  Тормышта киртәләр күп иде. Һәрвакыт кемгәдер нәрсәдер исбатларга кирәк булды. Әти-әниләр дә безне иркәләп, назлап үстермәде. Бәлки, анысы да җитмәгәндер. “Әти-әниләрне сайлап алмыйлар”, - диләр бит. Аларны ничек бар шулай кабул итәргә кирәктер, урыннары оҗмахта булсын. 

- Мәскәүдә укырга китүегезне әниегез ничек кабул итте?
- Казан педагогия институтына рус теле укытучысына укырга кердем. Филармония Мәскәүгә укытырга җибәрергә кастинг уздырганын ишеттем. Репетиция ясап, алдан әзерләнеп, көчемне сынап карарга булдым. Мине алдылар! Мәскәүгә барыр өчен укуны ташларга туры килде. Бу хакта әнигә озак әйтмәдем. Уку башланыр алдыннан гына хәбәр бирдем. Әни:  “Миңа җырчы кирәкми, укытучы кирәк”, - диде. Әнкәй ярсыды, ярдәм итмим, дип тә әйтеп куйды. Шуңа күрә Мәскәүдә мәдәният йортына кичке җыештыручы булып эшкә урнаштым. Без 3 нче категория артистлар идек. Мәскәүдә укыган елларым күңелле, иҗади мохиттә кайнап үтте. Әни дә юбилеемда: “Хатамны таныйм. Миңа артист кирәкми дигән идем, хәзер миңа Клара Хәйретдинованың әнисе дип хөрмәт итеп эндәшәләр. Бик горурланам”, - диде. 

- 2013 елда әниегез вафат булды дип беләм. 
-  Санкт-Петербургта укучыларым катнашында татарча концерт, спектакль оештырылды. Юлга чыкканчы әни янына хәл белешергә килдем. Бергә яшәргә күптән кыстый идем үзен, ризалашмады: “Анда мин беркемне дә белмим”, - дия иде. Бу юлы Петербургтан кайткач, һичшиксез, алып китәм дидем. Язмаган, күрәсең. Мин ишектән чыгып китәргә җыенганда әни: “Рәхмәт сиңа кызым”, - дип кочаклап алды. Бу безнең соңгы күрешүебез булган. Мин поездда барганда, әни өзелгән дигән хәбәр алдым... Кайда барып бәрелергә белмәдем. Шул ук көнне самолетка билет алып кире Казанга очтым. Аллаһка мең шөкер әнине җирләгәнче кайтып җитештем. 

- 26 ел опера һәм балет театрында эшләдегез. Бу еллар нәрсә белән истә калды?
- Театрга бер елга сынау срогы белән эшкә алганнар иде. Театрда иң беренче партиям - “Кенәз Игорь”дан Ярославна булды. Бу төп рольләрнең берсе. Күрәсең, бу сынау 26 елга сузылды. Башкалар өчен отышлы, үзем өчен кимчелекле ягым бар. “Юк”, - дип әйтә белмәдем. Артистлар авырып китсә, чыгыш ясый алмаса, беркайчан каршы килмәдем, сәхнәгә чыктым. Миңа ышанып тапшырган эшне 100% башкардым. Беркайчан да сүземдә тормаган, башкаларның өметләрен акламаган чакларым булмады. Дәрәҗәне хезмәт кенә дәлилли ала. Эшкә тугры булу, тырышлык - бу сыйфатларым белән әнигә охшаганмындыр. Холык күрсәтеп, зарланып йөрмәдем. Театрдан китүне дә авыр кабул иттем. Безне чакырдылар да: “Сез бүтән эшләмисез”, - дип кенә әйттеләр. Театрдан берничә артист шулай китте. Өч көн өйдән чыкмадым, чөнки бар җанымны, күңелемне эшкә багышлаган идем.

- Валентина Лазько 100 яшен тутыра алмады, бакыйлыкка күчте. Сез аның белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә булгансыз икән.
- Соңгы көннәренә кадәр хәлен белешеп тордым. Үземнең студентларымны да аңа күрсәтергә алып килә идем. Валентина Андреевна - остазым, аның кебек белгечләр бик сирәк туа. Ул минем икенче әнием,  зур сәхнәгә алып килгән кешем. Мин аңа чиксез рәхмәтлемен. Валентина Андреевна соңгы сулышына кадәр укучыларына ярдәм кулын сузды. Ул  - Консерваториянең академ вокал юнәлешен Европа дәрәҗәсенә кадәр үстергән шәхес. Хәзер үзем дә 27 ел Консерваторияда укытам, аның эшен дәвам итәм. Укучыларымның тавышын телефон аркылы көйләгән чакларым да күп инде. Хезмәтемнең кадерен белүчеләргә рәхмәтлемен. Укучыларның да төрлесе була бит. Ничек кенә булмасын, студентларымнан артист ясау өчен бар көчемне куям.

- Беренче ирегез сезне нәрсә белән гашыйк итте?
- Ул бик чибәр, зәп-зәңгәр күзле егет иде. Сәләтле, оста баянчы булды. Ул безнең белән концертка чыгарга тиеш иде, килеп чыкмады. Укыган вакытта, 7 егет арасында берүзем гастрольгә чыгып киттем. Кайткач, егетләрдән минем турында сорашкан икән. Шуннан соң, кавыштык та инде.

- Аерылышкач, кире гаилә корырга курыкмадыгызмы?
- Икенче ирем дә  иҗат өлкәсеннән иде. 10 ел бергә яшәдек. Ул мине бик яратты. Яшь чактагы яратулар, аерылышулар тормышта була торган хәл. Авыр вакытлары да, сөенечле мизгелләре дә булды. Алар инде артта калды. Авылда йорт салып, машина йөртергә өйрәндем. Хәзер дә машинада йөрим әле. Үткәннәр онытыла инде. Балам, оныгым дип яшим.

- Кызыгыз Айгөл Мәскәүдә яши икән. Еш күрешәсезме?
- Айгөл “Орфей”  классик музыка радиосында тапшырулар алып бара, моңа өстәп зур концертларда эшли. Аның белән көн саен телефоннан сөйләшәбез, күрешеп торабыз. Оныгым Сабинага да 24 яшь тула бит. Ул институтта анимацион мультфильмнар ясау буенча режессура  юнәлешен тәмамлады. Икесенең дә үз эшләре, аларга бары сәламәтлек, уңышлар гына телим. 

- Сез картлыкны кабул итәргә әзерме?
- Беркемнең дә картаясы килми инде. Гомер буе чабасың, ә тормыш сизелмәде дә үтеп китте. Әле эшем, укучыларым бар. Ходай биргән көннәргә рәхмәтле булып яшәргә әле. Хәзер игътибарны сәламәтлеккә юнәлтергә кирәктер. 
 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 26.02.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»