|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2024 Хәвеф-хәтәр
Ике ай элек югалган 11 яшьлек кызның мәетен тапканнарПсков өлкәсендә ике ай элек югалган 11 яшьлек кызның үле гәүдәсен тапканнар. Бу хакта “ТАСС” Россия Тикшерү комитетының Псков өлкәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып, яза. Мәктәп укучысы 2024 елның 1 гыйнварында Порховское районы Полоное авылында югалган. Бала югалу очрагы буенча җинаять эше кузгатканнар. Полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар аны ике ай буе эзләгән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре баланың мәетен үзе яшәгән авыл тирәсеннән эзләп тапкан. Фаҗига булган урында тикшерүчеләр эшли, баланың үлеме сәбәбен ачыклау өчен берничә экспертиза билгеләнгән. Баланың үлемен тикшерүне Россия Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин шәхсән үз контроленә алган. Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|