|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2024 Фаҗига
Газга агуланып үлгәннәрБу хәл бүген Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә булган. Куйбышев урамындагы шәхси йортта фаҗигале хәл теркәлгән. Башкортстан МЧСы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, анда 1996 елда туган егет һәм 1955 елда туган хатын-кыз һәлак булган. Соңрак ачыкланганча, ана белән ул. Алар көнкүреш газы белән агуланган, дип фаразлана.
"Вакыйганың сәбәпләре ачыклана. Урында тикшерү-оператив төркем эшли. Хәл Баш идарә контролендә", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|