|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2024 Могҗиза
Айгөл Бариева: Миңа «Юләр син», диючеләр дә булдыҖырчы тормышындагы яңалыгы белән уртаклашты. Айгөл Бариева Хаҗ сәфәреннән кайтканнан соң яулык ябып йөри башлады. Әмма аның бу адымын хупламаучылар да табылган. "Мин сезгә шуны әйтәм, дусларым: бернәрсә дә үзгәрмәде. Мин шулай ук эшлим, чыгыш ясыйм, җырлыйм, экобизнес алып баруымны дәвам итәм. Дусларым, туганнарым белән аралашам. Театр, концертларга йөрим. Әмма болар хәзер бар да икенче урында. Беренче урында һәрвакыт Аллаһым! Хәзер бар да шуңа җайлаша, Әлхәмдүлилләһ.
Ә иң мөһиме мин үземне хәзер һәрчак ниндидер сак астында итеп хис итәм. Сезгә моны хәтта аңлата да алмыйм.
Күңелемдә әйтеп бетергесез тынычлык.
Мин яулык япканнан соң бик күп төрле смс-хәбәрләр, кыек карашлар булды. Кайберәүләр мине кызганды, хәтта "Юләр син" диючеләр дә булды.
Әйтегез әле, мин бәхетсез кешегә охшаганмы?
Киресенчә! Хәзер бар да үз урынында!",- дип язган Айгөл Бариева социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә.
Фото Айгөл Бариевның телеграм-каналыннан
--- |
Иң күп укылган
|